Реклама
Яңалыклар
Чисталык үзебездән тора
Узган якшәмбене күпләр әбиләр чуагына тиңләде. Пәрәвезләр очкан җылы, җилсез көннән файдаланып, кыздырырга итен, яшелчәсен алып, Олы Чакмак ягына юл тоттык. Тик ял итәр урынны озак эзлисе булды, чөнки тукталган һәр урын чүплеккә тиң иде. Ашап-эчеп, ял иткәннән соң күпләр ризык калдыкларын, чүп- чарны шунда ташлап киткәннәр.
– Чүпне калдырырга ярамаганын өйрәтмәгәннәрмени аларга? Безгә бит апалар чүп ташларга кушмый, – дип, биш яшьлек кызым да гаҗәпләнде.
Һәр агач төбендә спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешәләр, шашлык савытлары, аш-су кирәк- яраклары һәм башка көнкүреш калдыклары ята. Кече һәм зур йомышын үтәп китүчеләр дә әз түгел. Табигатьне чүплеккә тиңләп китәр алдыннан кабаттан шунда киләселәрен уйламый бугай кайберәүләр. Капчык-капчык чүпне дә әрәмә буена китереп ташлаганнар. Нигә – аңлашылмый. Чөнки күпфатирлы йортлар ишегалдына чүп контейнерлары урнаштырылды. Чүпне җаның теләгән вакытта ташлыйсың. Ә шәхси йортларда яшәүчеләрдән чүп график нигезендә җыела.
– Мөслим районында каты көнкүреш калдыкларын “Гринта” оешмасы җыя һәм Азнакайдагы полигонына озата. Мөслимнең район үзәгендә күпфатирлы йортлар территориясендәге 24 ишегалдына 55 чүп контейнеры куелды. Алардан көн саен 55 кубометр чүп чыгарыла. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Мөслим авылындагы шәхси ихаталардан 60-70 кубометр чүп җыеп алына, – ди “Гринта” оешмасының Мөслим районы буенча мастеры Илфак Рахмаев. – Чүп машиналары хәзер бәрәңге сабакларын да, зур чүпләрне дә алып китә. Капчыкка тутырылган бөтен төр чүпне дә алып китәбез. Табигатькә зыян салмагыз!
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев