Реклама
Яңалыклар
Чикләүсез ГТО
Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә укучылар ГТО нормативларын тапшырды.
Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә 78 бала исәпләнә. ГТО нормативларын шуларның 22се тапшырды. ГТО нормативларын тапшырырга Мөслим лицееннан да килүчеләр булды.
Сафка тезелеп баскан егет-кызларны районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров сәламләде. “ГТО нормативларын уңышлы тапшыручыларга алтын, көмеш билгеләр кайта. Аны, горурланып, күкрәгегезгә тагып йөрегез. “Кара, ГТО тапшырган бит!” дип, сезгә карап сокланырлык булсын!” – диде Илшат Яббаров. Районда ГТО тапшыру буенча администратор Расыйл Фәттахов спорт ярышларының тәртибен аңлатты.
Ярышлар балалар өчен бәйрәмгә әверелде. Укучылар турникта һәм идәннән күтәрелү, алга иелү, туп ату буенча көч сынаштылар. Йөгерү, озынлыкка сикерү буенча да нормативлар тапшырдылар. Иң мөһиме – матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.
– Интернат-мәктәп укучылары күрсәткечләре белән шаккатырды. Турникта 22 тапкыр күтәрелүчеләр, идәннән 60 тапкыр күтәрелүчеләр (отжимание) булды. 2 метр 50 сантиметр озынлыкка сикерүчеләр сокландырды. Күрсәткечләрне күреп, биредә балалар белән даими шөгыльләнәләр, дигән фикер туды. Алга таба да шулай дәвам итәргә кирәк, – диде Расыйл Фәттахов.
– Балалар, сәламәтлекләре чикле булса да, югалып калмыйлар. Укучыларыбыз ярышларда бик актив, – ди интернат-мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ Әхмәтова. – Безнең мәктәптә төрле чаралар еш үтә. Башка шәһәрләрдән дә кунаклар еш килә. Чараларны бүгенге вәзгыятькә бәйле генә киметтек.
Спорт бәйгесендә җиңелүчеләр булмады. Егет-кызларга медальләр, грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Укучылар үз уңышларына да, иптәшләренекенә дә бердәй сөенүләре белән дә сокландырды.
Римма Афзалова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев