Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыларга – авыл ризыгы

Мөслимлеләр Яр Чаллы шәһәрендә узучы ярминкәләрдә актив катнаша.

 

Бу шимбәдә дә аның чираттагысы шәһәрнең Төзүчеләр мәйданында үтте. Ярминкәдә Крәш.Шуран, Мәлләтамак, Яңа Усы, Тойгелде һәм Исәнсеф авыл җирлекләре катнашты. Алты шәхси ярдәмче хуҗалык һәм бер шәхси эшмәкәр үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте. Мөслимлеләр унике урында сәүдә оештырды. Каз, бал, йомырка, сөт һәм башка продукцияне кала халкы бик теләп алды. “Мөслимлеләр шәһәр халкын Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан – 25 декабрьдә дә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сөендерәчәк. Сәүдә итәргә теләүчеләр кушыла ала”, – дип хәбәр иитәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Фото-"Мөслим-информ"архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев