Чаллы янында җиңел автомобиль бензовозга килеп бәрелгән, ике кеше зыян күргән
Авария М7 трассасының Чаллыдан Алабугага илтә торган өлешендә булган.
Чаллы янында җиңел автомобиль бензовозга килеп бәрелгән, нәтиҗәдә бер хатын-кыз һәм алты яшьлек бала зыян күргән.
Җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария М7 трассасының Чаллыдан Алабугага илтә торган өлешендә булган. Skoda автомобилен идарә иткән 47 яшьлек ир-ат бензовозның артына килеп сыланган.
Ашыгыч ярдәм бригадасы төрле тән җәрәхәтләре алган 35 яшьлек хатын-кызны һәм алты яшьлек кызны Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озаткан. ЮХИДИ идарәсендә искәртүләренчә, бала автокреслога утырмаган булган.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/26-04-2021/chally-yanynda-i-el-avtomobil-benzovozga-kilep-b-relg-n-ike-keshe-zyyan-k-rg-n-5821200
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев