Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчләр – кызлар күрке

Бүген кызларның күбесе чәч тәрбияләргә, чәч үстерергә бик яратмый

 

Чәчне иңсәдән генә калдыру кулай дигән фикердә күпләр, тик барысы да түгел. Тойгелде авылының озын толымлы кызларын Мөслимнең “Яшьлек” спорт комплексында, ГТО тапшыру фестивалендә очраттым. Кызларның ике якка матур итеп үреп салган толымнары тезләренә чак кына җитми! Зәмирә Биктаһирова белән Мәликә Шәяхмәтова быел 9 сыйныфка укырга бара. Уку алдынгылары булулары өстенә спортны да үз итә кызлар. – Кызым чәчен балачактан ук үстерә. Очларын тигезләүне исәпкә алмаганда, 4-5 яшеннән бирле чәчен кискәне юк. Матурлык сабырлык сорый шул. Чәч – хатын-кызның күрке. Озын толым йөртү матур булса да, аны нык карарга, тәрбияләргә кирәк. Өеп куелган чәчкә бер тамчы су төшсә дә, башка авыр йөк куйган кебек була, ди кызым. Үрелгән толымнарын өскә күтәреп торганны ярата ул, башка рәхәт, җиңел була ди, – дип сөйли Мәликәнең әнисе һәм сыйныф җитәкчесе Миләүшә Шәяхмәтова. Мәликә белән Зәмирә – сыйныфташлар гына түгел, дуслар да. Авыл сабантуйларында үткәрелгән “Озын толым” конкурсларында аларга тиңнәр булмавы гаҗәп түгел.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 9 август санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев