Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бәйрәм ярминкәсенә бардыгызмы?

Ярминкәдә һәркемнең күңеленә хуш килерлек ризык, кием-салым тәкъдим ителде.

Мөслимдә ярминкәләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы узган шимбәдә үтте. Район үзәгенең Пушкин урамындагы мәйданда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, агрофирмалар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте.

– Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы  Конституциясе көне уңаеннан оештырылган бәйрәм ярминкәсе аеруча оешканлык белән үтте. Сатучыларның күп булуы сайлап алу мөмкинлеген тагын да арттырды. Бу ярминкәдә дә халыкка күпләп ит һәм сөт продуктлары, балык, бал һәм башка әйберләр тәкъдим ителде, – диде район авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Сатып алучылар ярминкәдән канәгать калды. Сатуда кош-корт итенең күп булуы аңлашыладыр: авылларда каз өмәләре гөрли бит. Фермерлар Айнур Сәетгалиев, Азат Хөснуллин – какланган һәм тозланган, яңа суелган казлар белән сату итте. “Фаиза” кооперативының маен мөслимлеләр генә түгел, районыбызга кайткан кунаклар да яратып сатып алды. Шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимова –  сыер ите, Тугаштан Диләрә һәм Илнур Шиһаповлар кош һәм терлек ите, сөт продуктларын тәкъдим итте. Метрәйдән Айрат Корбыев – сөт, Игенчедән Мирһаҗиян Шәйхетдинов бал сатты. Бу ярминкәдә яңа фермер – Иске Вәрәштән Гөлназ Игнатова да бар иде. Санаулы вакыт эчендә үз эшчәнлеген җәелдергән фермер ярминкәгә какланган һәм тозланган казлар алып килгән иде.

Район мәдәният йорты иҗат коллективы да ярминкәдә концерт программасы белән катнашты. “Каз өмәсе” күренеше бәйрәмгә үзгә бер ямь биреп торды. “Усыкай буйлары” фольклор ансамбле кызлары чыгышын да ярминкәгә килүчеләр яратып тамаша кылды.

– Мин, гадәттә, мондый ярминкәләрнең буласын социаль челтәрләрдән укып беләм. Мөслимдә минем туганнарым яши. Сездә ит тә, бал да чагыштырмача арзан. Яр Чаллы шәһәреннән кайтып, сездән азык-төлек алып китәбез. Ярминкәләрдә сайлап алу мөмкинлеге бар. Итен дә алдык, балыгын да, балын да. Ярминкәләрдә сарык итен тәкъдим итүче юк. Алдагы ярминкәләргә фермерлар сарык ите дә алып чыксыннар иде, – ди якташыбыз Зилә Галимуллина.

Ярминкәгә килүчеләр шәхси саклану чаралары турында да онытмаганнар. Үзенең сәламәтлегенә битараф булмаган һәркемдә битлек һәм перчатканы күрергә мөмкин иде.

– Ярамаган эшне эшлисе килә бит ул. Үзизоляциягә чыксак та, аралашасы, йөрисе, кеше белән аралашасы килә. Мондый чараларны оештыручы район Советына, авыл хуҗалыгы идарәсенә, эшмәкәрләргә рәхмәт әйтәсебез килә. Кибетләрдә һәрвакытта да свежий итен, сыйфатлы ризыкны, өй сөтен табуы кыенрак. Монда ичмасам сайлана-сайлана аласың, сатулашасың. Сатучылар күп булгач, сатып алучының күңелен күрергә генә тора товар тәкъдим итүчеләр, – ди Вәрәшбаш авылыннан Хәмдия Әхмәтшина.

Ярминкәгә килүчеләр ит-сөт ризыкларын гына түгел, җиләк-җимеш,  үлән чәйләрен дә яратып алды. Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән эшмәкәрләр кием-салым, җылы оекбашлар, итек-пималар белән сәүдә итте.

Кыскасы, бу ярминкәдә дә һәркемнең күңеленә хуш килерлек ризык, кием-салым тәкъдим ителде. Чираттагы ярминкә Яңа ел бәйрәме алдыннан узар, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев