Бәйрәм оештырылды
Яңалыклар

Бәйрәм оештырылды

Бу көннәрдә мәгариф учреждениеләре уку-укыту процессыннан кала, гаилә бәйрәмнәре үткәрү белән дә мәшгуль.

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да әти-әниләре өчен 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм оештырды. Беренчеләрдән булып, халык уен кораллары бүлеге укучылары әти-әниләрен тәбрикләде. Укытучылар Азия Заһидуллина, Рәйсә Харисова, Радик Газизов, Әлфинур Гыйльметдинова һәм Дилбәр Салихҗанова әзерләгән уен-көлкеле тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар әти-әниләре белән бергә җырлады, уен коралларында уйнады, үзләренең музыкаль белемнәрен, фикерләү осталыгын тикшерде. Нәтиҗәдә, командаларга бүленгән гаиләләр мәктәп администрациясенең мактау кәгазьләрен алды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев