Бәйрәм белән!
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан район башлыгы Рамил Муллин тәбрикләүләрен җиткерде.
Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле өлкәннәр! Сез районыбыз, республикабыз, гомумән, илебез үсешенә нигез салгансыз. Авыр тормыш юлы үтеп, зур югалтулар кичерсәгез дә күңел көрлеген, иртәгәге көнгә ышанычны саклап кала алгансыз. Сез – бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлак сагында торасыз. Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына шатланып, бәхетле гомер кичерергә язсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев