Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел республикада 2 миллион 403 мең квадрат метр торак төзү күздә тотыла

Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин 2018 елда торак төзелеше программасына бәйле планнар хакында сөйләде.


( «Татар-информ»). Быел Татарстанда торак төзелеше программасы буенча 2 миллион 403 мең квадрат метр торак сафка бастыру күздә тотыла. Бу - узган елдагыга (2 миллион 408,1 мең квадрат метр) караганда берникадәр азрак. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген республика киңәшмәсендә шул хакта белдерде, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, быел Дәүләт торак фонды программасы буенча 9 мең 711 фатирлы (гомуми мәйданы - 527 мең квадрат метр) 87 йорт төзү күздә тотыла. Күпфатирлы инвестицион торак төзелеше программасы кысаларында - 17 мең 297 фатирлы (871,3 мең квадрат метр) 120 йорт, азкатлы торак төзелеше буенча 1 миллион 4,7 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак.

Министр хәбәр иткәнчә, узган елда торак төзелеше һәм капиталь ремонт программалары тулысынча үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев