Реклама
Яңалыклар
Бәйге игълан итәбез!
Конкурска фотоларны 15 сентябрьгә кадәр кабул итәбез. Иң матур гөлбакча тотучылар турында материаллар "Авыл утлары" газетасында урын алачак һәм Мөслим телевидениесе аша күрсәтеләчәк.
Райондашларыбыз чәчәк үстерергә ярата. Гөлбакчаларында фонтаннар, күлләр ясаучылар да, төрле фигура-сыннар белән бизәүчеләр дә күп. Шуны истә тотып, "Ишегалдым - гөлбакча!" исемле бәйге игълан итәргә булдык. Әлеге конкурска чәчәк үстерүче, ишегалдын матур итеп бизәүче күршеләрегезнең, дусларыгызның, туганнарыгызның бакча сурәтләрен җибәрә аласыз. Алар турында кыскача мәгьлүмат та бирсәгез, бик рәхмәтле булыр идек. Фотоларны күпләп тә кабул итәбез. Электрон адрес – muslimau@rambler.ru . "Вконтакте"дагы рәсми төркемебезгә җибәрсәгез дә була. Конкурста катнашучылар һәм фотосурәтләр белән сайтыбыз аша таныштырып барырбыз. Конкурска фотоларны 15 сентябрьгә кадәр кабул итәбез. Иң матур гөлбакча тотучылар турында материаллар "Авыл утлары" газетасында урын алачак һәм Мөслим телевидениесе аша күрсәтеләчәк. Башладык! Кем өлгеррәк?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев