Буыннарны яшьтән сакларга кирәк
Яңалыклар

Буыннарны яшьтән сакларга кирәк

Ревматизм авыруының йөздән артык төре билгеле. Безгә күп пациентлар остеоартроз, бигрәк тә гонартроз (тез буыннары артрозы) өченче, дүртенче стадиягә җиткәч кенә килә. Ә чирне башлангыч чорында дәвалау кирәк.

                                                                              ОСТЕОАРТРОЗ

Буын кимерчәгенең һәм аны каплап тору­чы юка сөяк катламының ашалуы остеоартроз дип атала. Ул күбрәк тез һәм бот буыннарын зарарлый. Остеоартроз буын сөяге, кимерчәк, бәйләвеч, сеңер, мускулларда­гы үзгәрешләр, буын мае кибү, ян-яктан сөякләрнең үсеп китүе (кылчыклар ха­сил булу), буынның ял­кынсынуы, анда су җыелу, шешү һ. б. нәтиҗәсендә барлыкка килә. Зарарлан­ган буын кул белән тотып караганда кайнар була, хәрәкәтләнгәндә авыр­та. Буынның кимерчәгенә килгән авырлык белән кимерчәкнең мөмкинлеге тәңгәл килмәгәндә, ул чатнарга, имгәнергә мөмкин.

Әлеге авыру күбрәк илле яшьтән узган кешеләрдә күзәтелә, чөнки олыгайган саен ор­ганизмдагы күзәнәкләр дә “картая”. Кимерчәкнең ашалу процессы күзәнәкләрнең яңаруына караганда тизрәк бара. Остеоартрозның күбрәк хатын-кызларда күзәтелүе кли­макс чорында җенси гормоннарның кимүе белән аңлатыла. Остеоар­троз нәселдән килергә дә мөмкин.

КОКСАРТРОЗ

Бу авыру әкрен генә, “качып” кына килә. Буын зарарланганда, башта ул кыска вакыт эчендә сыз­лап, авыртып ала. Кеше аңа игътибар бирмәскә дә мөмкин. Авырту көч килгәндә, бер халәттә озак торганда арта. Утыр­гач, бераз ял иткәч, ул уза, һәм кеше шуның белән алдана. Тора-бара авыр­ту ял иткәч тә узмый, бу­ыннар төнлә дә сызлый башлый.

Кайчак, озаграк уты­рып торгач, кузга­лып киткәндә буыннар­да авырту сизелә. Авыр­ту юллар аша чыккан­да, туры җирдән барган­да кисәк кенә дә булырга мөмкин. Монысы бигрәк куркыныч, чөнки ан­дый чакта кимерчәк, ки­телеп, буынның эченә керә, берәр җирдә чөй ке­бек кысылып кала һәм кеше атлый алмас була. Кимерчәкне күп очрак­та операция юлы белән алырга туры килә.

Остеоартроз чиренең тагын бер билгесе: иртәнгә буыннар кату. Буыннарның майланма­ган тәгәрмәч кебек шы­гырдавы да остеоартроз­га ишарәли. Авыру аз­ган саен, буынның фор­масы үзгәрә, ул урынын­нан күчә, бер якка авы­ша, зурая. Спорт белән шөгыльләнүчеләрдә, имгәнүләрдән соң, еш кына икенчел ар­троз күзәтелә. Кеше юл һәлакәтенә очрап, берәр җире сынса да, икенчел артроз башлану ихтима­лы бар. Чөнки буын ял­ганганда барыбер нинди­дер үзгәреш була.

Остеоартрозны дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк һәм ул комплекслы бу­лырга тиеш. Дәвалау да­рулар ярдәмендә, фи­зиотерапия һәм хирур­гия ысуллары белән алып барыла. Башлангыч стадияләрдә авыртудан дарулар ярдәмендә дә ко­тылырга мөмкин. Иң бе­ренче чиратта гормональ булмаган, ялкынсынулар­га каршы көрәшә торган препарат билгеләнә. Төп басым кимерчәкнең ту­клануын яхшыртуга һәм аның ашалуын булдыр­мый калуга юнәлдерелгән хондропротекторлар­га ясала. Авыру азганда нинди генә дару эчсәң дә, файдасыз. Андый вакыт­та кимерчәкне алышты­ру яхшырак. Хәзер мон­дый операцияне өлкән яшьтәге кешеләргә дә билгелиләр.

БУЫННАРНЫ

НИЧЕК САКЛАРГА?

Аяк өсте озак тору, аякларның берсен икен­чесе өстенә куеп уты­ру зыянлы. Хәзер кайбер компанияләрдә зур шар­ларга утырырга рөхсәт итәләр. Өйдә дә шундый шарга утырып ашарга, эшләргә мөмкин. Бөгелеп эшләү зарарлы. Биек үкчәле аяк киеменнән баш тарту, биек аркалы утыргычка утыру мөһим. Кайберәүләр, буыннар­ны язабыз дип, баскыч­тан җәяү менә, төшә. Бу шулай ук зыянлы. Уты­рып эшләгәндә аяклар­ны селкетеп алу яки пла­стик шешәгә су туты­рып, шуны тәгәрәтү фай­далы. Остеоартроз ди­агнозы куелганда, мах­сус җайланма ортезлар кулланырга, өченче тая­ну ноктасы булдырырга кирәк. Әйтик, уң як буын авыртса, сул кул белән таякка таяну шарт. Бо­лай эшләү буыннарга көч килүне киметә.

Остеоартроз белән авырганда, чама хисен онытмыйча, спорт белән шөгыльләнергә, йөзәргә мөмкин. Туклануга игъ­тибар итәргә, артык гәүдә авырлыгын киметергә кирәк. Чөнки артык һәр килограмм тез буынына булган көчне – алты, оча-бот сөягенә дүрт мәртәбә арттыра.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев