Буыннар чылбыры өзелмәгән
Кайда ничектер: районда узган гасырның туксанынчы елларында барлыкка килгән “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге эшчәнлеге, кабынып-кабынып алса да, дөрләп китә алмады. Әллә чоры шундый булды, әллә башкасы.
Соңгы елларда күзәтелгән рухи күтәрелеш этәргеч бирдеме – җирлегебездә “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының эше җанланып бара. Узган атнада аккалфаклылар Яңа Карамалы авылы клубына чираттагы семинар-киңәшмәгә җыелды. Районның иң ерак төбәгендә урнашкан авыл ул көнне бик күп кунаклар кабул итте. Шулкадәр кунак чакыргач, күрсәтәсе чараң да ни җитте генә булмаска тиеш бит инде. Күренеп тора: ныклап әзерләнгәннәр.
Кыскача белешмә
Яңа Карамалы, артык зур авыл булмаса да, урамнарының төзеклеге, йортларының матурлыгы, каралган булуы белән аерылып тора. Газы, суы кергән. Ун ел инде асфальт юлдан йөриләр. Авылда яшәүче 142 кешенең 17се – балалар, 61е – эш яшендә, 54е – пенсионер. Колхозлар таркалган чорда авыл халкы читкә чыгып китмәгән: беренчеләрдән булып, пай җирләрен рәсмиләштергәннәр, күрше-тирә авылларга, Мөслимгә һәм якын-тирә районнарга эшкә урнашканнар. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге бердәнбер эш урыны – фермер Ирек Хәмәдишинның кошчылык фермасы. Авылның 8 кешесе эшли анда. Яшь гаиләләр күпләп мал асраудан керем ала.
Авылда яңа йорт салучылар, гаилә коручылар бар.
– Авылның балаларыннан алып өлкән буынына кадәр актив. Бер генә чарадан да читтә калмыйлар. Бу авылга барасы килеп кенә тора. Үзләре мәктәп бинасын ремонтлап, клуб итеп үзгәртү тәкъдиме белән чыкты. Ике елның үзара салым акчасын шул максатка сарыф иттек. Балаларга уен мәйданчыгы да эшләнде. Башка авыллар быел үзара салым акчасын 700 сумнан җыярга дип сөйләшсә, Яңа Карамалыда аны 1000 сумнан җыярга булдылар, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.
Авылның рухи үзәкләре булган клуб белән мәчет янәшә урнашкан. Игелекле авылдашлары Алмаз Хөснетдинов ярдәме белән төзелгән мәчет гөрләп эшли. Дини бәйрәмнәр үткәрү белән бергә гарәп графикасы нигезендә укытулар да оештырылган.
Мәдәни үзәк
Авылда милли традицияләрне яңарту, киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә башкарылган матур эшләр күп. Бу кышта Зөлфия Низамова гаиләсендә зурлап каз өмәсе үткәргәннәр. Элеккечә, бөтен шартына туры китереп. Казларны бер кат йолкыганнан соң, “мамык чәе” эчү гадәте бар икән бу төбәктә. Җырлы-биюле, уен-көлкеле өмәләрне алдагы елларда да үткәрергә ниятлиләр.
Моннан ун ел элек төзелгән “Яшь йөрәкләр” ансамбле авылның гына түгел, районның визит карточкасына әйләнеп бара. Өлкән апалар үзләреннән матур мирас калдыра. Өлкәннәр һәм урта буын үзешчәннәр белән бергә балаларның да рухи мирасны саклау юнәлешендә активлык күрсәтүен күрдек. Яңа Карамалы клубы каршында эшләүче “Кояшкай” театры артистлары районда барган балалар театрлары конкурсында беренче дүртлеккә кергән. Булганнан бар да була. Адилә Низамова әнисе яклап нәсел шәҗәрәсен төзегән. Әлеге хезмәте белән ул районда – беренче, республика бәйгесендә икенче урынны алган.
Чарада гаилә традицияләренең матур үрнәген чагылдыручы килен-каенана мөнәсәбәтләренә дә урын бирелгән иде. Төп йортта калып, әти-әниләре белән тату гомер кичерүче гаиләләр күп икән авылда. Хәтта өчәр буын вәкилләре бергә яшәгәннәре дә бар. Глүсә һәм Гөлүсә Хәлиуллиналар, Нурәйсә һәм Диләрә Низамовалар, Диләрә һәм Фәйрүзә Әхмәтҗановалар, Нурлыгайшә һәм Чулпан Фәррухшиналар, Бания һәм Алсу Фәррухшиналар, Дәлия һәм Зилә Сәмигуллиналар, төп йортның җылылыгын саклап, үзара аңлашып яшиләр. Киленнәр берсеннән-берсе уңган да булып чыкты. Диләрә Низамованың газета кәгазеннән үреп ясаган вазалары гына да ни тора! Ул тозлы камырдан искиткеч картиналар да эшли. Декрет ялындагы яшь килен Алсу Галимҗанова да үзенә файдалы шөгыль тапкан – фоамираннан чәчәкләр ясый. Аларны төнге лампа итеп тә эшли. Рүзинә Якупованың кызы белән бергәләп атлас тасмалардан ясаган модульле оригамилары да искиткеч. Аш-су осталарына да бай бу авыл. Фәния Зарипованың тортлары тәме белән дә, бизәлеше белән дә атаклы кондитерларныкыннан ким түгел.
Чараны “Яшь йөрәкләр” ансамбленең биюләре, Роза Ходжанова һәм Азнакайда яшәүче якташлары Ләйлә Солтанованың җырлары тагын да бизәде. Яңа Карамалыда халыкның рухи тормышын тагын да баету, буш вакытын файдалы шөгыльләр белән үткәрү юнәлешендә әнә шулай актив эшлиләр. Өч сәгатькә якын дәвам иткән бай эчтәлекле тәрбияви чараны клуб мөдире Филиза Фәррухшина белән Иске Карамалыдан мәдәният ветераны Миләүшә Гәрәева бергәләп оештырганнар. “Ак калфак” вәкилләре очрашудан канәгать калды. Заман белән бергә атлаучы Яңа Карамалыда буыннар чылбырының өзелмәвен, традицияләрнең дәвам итүен күрдек.
– Халкыбызның рухи мирасын, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшыруда хатын-кызларыбызга олы бурычлар йөкләнгән. Шөкер, авылларда бу миссияне зур җаваплылык тоеп башкаручы апа-әбиләребез бар. Яңа нәкыш-бизәкләр белән баетылган рухи ядкарьләрне кабул итәргә әзер яшьләребез, балаларыбыз бар. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының башлангычы дәвамлы булсын иде, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Эльвира Гәрәева оешманың 2020 елга эш планы белән таныштырды. Туган якны өйрәнү музеенда “Ак калфак”ның авыл җирлекләрендә эшләүче бүлекчәләре тарафыннан кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылачагын хәбәр итте.
Әлфинур Ногманова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев