Бушлай тукланырга тиешләр
Район прокуратурасы мәгариф турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Район прокуратурасы сәламәтлекләре чикле балаларның хокукларын саклау өлешендә мәгариф турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
– Мәгариф учреждениеләрендә 20 инвалид бала һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала укый. Әлеге укучылар ике тапкыр бушлай туклану белән тәэмин ителмәгән. Бу “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законның 79 маддәсен бозу була, – ди район прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.
Моннан тыш, тикшерү барышында ачыкланганча, район җирлегендә алты инвалид бала һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала өй шартларында белем ала. Әмма аларга коры паеклар яисә туклану өчен компенсация бирелми. Ягъни муниципаль район тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының өй шартларында укучы балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) компенсация түләү турындагы хаты (07-81 санлы, 2016нчы елның 14 гыйнвары) үтәлмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә район Башкарма комитеты җитәкчесе адресына әлеге җитешсезлекләрне бетерү җурында гариза кертелде. Прокурор реагированиесе акты карап тишерелде һәм канәгатьләндерелде, ачыкланган җитешсезлекләр бетерелде, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев