Бушлай сыр тәбедә генә!
Мошенниклар райондашларыбызны “штурмга” тота башлады. Ел башыннан (1 ай эчендә!) дүрт кеше аларның корбаны булды. Өч кешегә шалтыратып, алдарлар үзләрен “үзәк банк хезмәткәрләре” дип таныштыра. “Сезнең исемгә Мәскәү өлкәсеннән кредит рәсмиләштерергә җыеналар, рөхсәт бирдегезме?” – дип сорый¬лар.
– “Шәхси счетыгыздагы акчаны тиз арада икенче счетка күчерергә кирәк. Мошенниклар акчагызны үзләштерергә тели” дигән сылтау белән мошенниклар беркатлы өлкәннәрне алдый. “Депозит”, “банк счеты” дигән сүзләр кулланып, алдарлар психологик яктан басым ясый. “Шалтырату турында банк хезмәткәрләренә әйтмәгез, мәгълүматлар беркая да чыгарга тиеш түгел!” дигәнгә ышанып, райондашларыбыз вакытны суза һәм, ярык тагарак янында калганнарын аңлагач кына, безгә мөрәҗәгать итәләр. Мошенникларның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә, миңа да шалтыратканнары бар, – ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең оператив эшчәнлек буенча урынбасары, полиция подполковнигы Ришат Бәхтиев.
1964 елгы хатын-кыз да алдануын соңлап аңлаган. Сәлимә апаның кәрәзле телефонына шалтыратучы үзен “Мәскәү өлкәсе буенча өлкән тикшерүче” дип таныштыра. 24 яшьлек егетнең райондашыбыз исеменә кредит алырга дип, Мәскәү банкына килүен хәбәр итә. Сүзләре ышанычлы яңгырасын дип: “Хәзер сезне үзәк банк белән тоташтырам”, – дип әйтә. Алдашуның нәрсә икәнен белмәгән 57 яшьлек ханымның “Ак барс” банкы картасында 500 мең сум акча булуын искәртеп, бу сумманы мошенниклар үзләштергәнче салдырып кую яхшырак булуын әйтәләр. Кеше картасында күпме акча булуын каян беләләр, диген?!
– Үзәк банклардан мәгълүмат алалар, “утечка информации” дигән шик бар. Кешенең исем-фамилиясен, атасының исемен башкача каян белергә мөмкин?! Шәхси мәгълүматларны биргәндә аларны кулланырга рөхсәтне үзебез үк бирәбез түгелме соң?! “Мөслим районы эчке эшләр бүлегеннән” дип тә шалтыратырга мөмкиннәр. Алданмагыз! Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре беркайчан да карта номерларын сорамый, сорарга хаклары да юк! “Республика тикшерү комитетыннан”, “прокуратурадан” дип шалтыратучылар да әз түгел, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.
Метрәйдән 1977 елгы егет тә каракларны баеткан. Картасында акча булмавы да туктатмаган. Мошенниклар беркатлы егеттән, хәйләләп, “Ак барс” банкыннан 300 мең сум кредит алдыртканнар. Егет, банктан кредит алып, аны ваклап, берничә номерга җибәргән.
– Бу очракта да мошенниклар: “Сезнең исемгә кредит алганнар. Акчаны икенче счетка күчерергә кирәк. Тик моның өчен башта, кредит алып, мошенниклар алган кредитны капларга кирәк”, – дип мөрәҗәгать итә. Узган ел җирлегебездә 16 мошенниклык очрагы теркәлеп, шуларның дүртесен генә ача алдык. Дүрт очракта да акча хуҗаларына кайтарылды, – ди Булат Замалиев.
Мошенниклар күпчелек интернет аша шалтыраталар. Көнлек телефон номерлары сатып алып, акча үзләштерәләр. Зур шәһәрләрдә “Таттелеком” кебек оешмалар һәм колл- үзәкләр күп.
– 8-499, 8-495, 8-800 дип башланган телефон номерларын алмаска киңәш итәбез. Алдарлар мондый номерлардан гына түгел, кәрәзле телефон номерларыннан да элемтәгә керергә мөмкин. Ватсап аша ялган таныклыклар, закон сагында торучыларның фотосурәтләрен дә җибәрәләр. Үзләрен республика тикшерү комитетыннан дип таныштыручылар да еш очрый. Мошенникларның төп контингенты – өлкәннәр. Әнигә дә шалтыратканнары бар. Сөйләшмичә, берничә тапкыр телефонны өзеп куйгач, соңга таба, тавыш күтәреп, җикеренә үк башладылар. Явыз гамәлләре барып чыкмагач, нервлары какшый, күрәсең, – ди Ришат Бәхтиев.
Татарстан буенча мәгълүматларга күз салсак, хәзер мошенникларның корбаннары арасында егет-кызлар да бар. Яшьләр интернетта күп утыра, мәгълүматлы, дип уйлыйбыз. Күрәсең, яшь-җилкәнчек дөньядагы вәзгыятьтән бөтенләй хәбәрдар түгел. Шушы көннәрдә генә “Зәй кешесенең картасыннан 2 миллионнан артык акча салдырганнар” дигән хәбәр килеп иреште.
Ришат Бәхтиев интернеттагы ай-пи адрес буенча мошенникларны табу җиңелрәк, ди. Ләкин алдарлар хәйләкәр шул, ай-пи адресларын үзгәртә башлаганнар. Нидерланд, Германия, Украина, США дип үзгәртелгән адреслар аферистларны табу мөмкинлеген юкка чыгара.
– Телеграм да акча янчыгын саектырырга ярдәм итә. “Җиңел эш тәкъдим итәбез”, “инвестицияләр белән – яхшы тормыш” тәкъдим итеп, халыкның аңын томалыйлар. Бер райондашыбыз шушы канал аша эш эзләгәндә “кара көнгә” дип саклаган запасларыннан колак кага. Телеграм- каналда күңеленә ятышлы эш тапкан ханым үзенең мөселман булуын һәм хәләл эш кирәк булуын әйтә, – ди Булат Замалиев.
Алдарлар, эшкә өйрәтү өчен дип, аның картасыннан 450 сум акча күчерттерәләр. Бер-ике көннән тагын 5-6 мең сум акчасын салдыралар. Райондашыбыз, алданганын аңлаганнан соң да, мошенникларның: “Мөселман өчен мөселман – туганы кебек, алар бер-берсен алдамый. Акчаңны кире кайтарам” дигән сүзләренә ышанып, карта номерларын әйтә һәм тагын 5 мең акчасын урлата. Шуннан соң гына ул район эчке эшләр бүлегенә килә. Шул ук көнне аңа: “Мин – сез акча күчергән кызның әнисе. Кызым авариягә очрап үлде. Сездән алган акчаларны кире кайтарам, рәнҗешегезне алмыйм. Акча күчерү өчен карта номерларыгыз кирәк”, – дип тагын шалтыраталар. Тик бу вакытта райондашыбызның картасында акча беткән була.
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә: “Балагыз авариягә очрады, кеше бәрде. Эшне “йомып” калу өчен фәлән сум акча кирәк”, – дип шалтыратучылар да байтак икән. Бәгырь җимеше өчен әни кеше барысына да әзер. “Хәзер курьер килә, аның артыннан акча җибәрерсез”, – диючеләрнең курьерлары үз кешесе булмаска да мөмкин. Интернет аша эшле булган егет-кызлар, шикле сумка-пакетларны тиешле урынга алып барганда, үзләренең җинаять юлына басуларын белмәскә да мөмкин.
– Гражданнар “Авито”да “өй сатам”, “машина сатам” һәм башка шундый игъланнар урнаштыра. Белдерү белән кызыксынып шалтыратучыларга акча күчерер өчен карта номерларыгызны әйтеп, күрсәтелгән сылтама буенча билгесез адресларга кереп китүдән сакланыгыз! Сылтама аша кергәндә вирус картадагы акчаны салдырырга мөмкин. Үзегезне алдарга юл куймагыз! – ди Ришат Бәхтиев.
Бушлай сыр тәбедә генә. Озын берлек артыннан куып, булганыннан колак какмагыз! Тир түгеп хезмәт куйганда гына баеп була. Кредитлар алып, әҗәткә батып, башкаларның җиңел тормышына үзеннән өлеш керткән райондашларыбызга бурычларын түләп бетерү өчен, ай-һай, озак тырышырга туры киләчәк.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев