Бурычыңны түләмәсәң...
РФ Конституциясенең 57 маддәсе нигезендә һәркем законлы рәвештә билгеләнгән салымнар һәм җыемнарны түләргә тиеш. Чөнки салымнар дәүләт һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы булып тора.
2020 ел ахырында ТР норматив хокукый
актларына үзгәрешләр кертелде. Хәзер региональ дәүләт хезмәтләре (гражданнарга социаль ярдәм чараларын да кертеп) салымнар буенча бурыч булмаган очракта гына күрсәтелә.
– Социаль түләүләрне гамәлгә ашыручы органнар бурычлар турындагы мәгълүматны салым органнарыннан, конкрет суммалар күрсәтмичә, электрон рәвештә ала. Хәтта иң минималь сумма да бурыч булып санала. Салым органнарыннан социаль түләүләр алучыларга бурычлары булуы турында беренчел мәгълүмат алынганнан соң, түләүләрне туктатып тору турында хәбәр җибәрелә. Булган бурычлар түләп бетерелде дигән хәбәр килеп, 90 көн эчендә социаль түләүләрне яңадан бирү турында карар кабул ителә, шул ук вакытта түләүләр аларны бирү туктатылган айларга да башкарыла, – ди ТР матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30нчы санлы филиалы җитәкчесе Нурсибә Миңгалимова.
Социаль яклау органнарының салым органнары белән үзара хезмәттәшлеге бары тик электрон рәвештә генә гамәлгә ашырыла, бу органнарга әҗәтләрнең түләнгәнлеге турында квитанцияләр бирү таләп ителми.
Гражданнарның бурычлары салым органнары тарафыннан бирелүче салым, җыемнар, иминият кертемнәре, штрафлар, процентлар буенча исәп-хисапларның торышы турындагы белешмәдә чагыла. Кәгазь белешмәне яшәү урыны буенча инспекциядә алырга мөмкин. Мондый белешмәләрне РФ салым хезмәте сайтында шәхси кабинеттан запрос җибәреп тә алып була.
Ә салымнар буенча бурычларны РФ салым хезмәте сайты аша онлайн режимда һәм аларның мобиль кушымталары аша, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында түләп була. Башкарылган түләүләр турындагы мәгълүмат салым органнарына 3 эш көне эчендә килеп керә. Түләү көне дип банкка салым түләүченең счетыннан акча күчерүгә йөкләмә бирү яки банкка тапшыру көне санала.
“Бүген җирлегебездә 7380 кеше социаль
түләүләр ала. Салым органнарына бурычлары булу сәбәпле 560 кешенең түләүләре вакытлыча туктатылды”, – ди Нурсибә Миңгалимова.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев