Бурыч – оныкларны тәрбияләү
Милли гореф-гадәтләрне, ту¬ган телебезне саклау бүгенге көндә зур бурыч булып тора.
Элеккеге елларда төрле тармакларда эшләгән мөслимлеләр “Ислам нуры” мәхәлләсенең Әсгать мәчетенә җыелды. Бу очрашуны район мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар шурасы һәм иҗтимагый совет оештырды.
Мондый очрашу-аралашуларны традициягә кертергә кирәк, диде Расих хәзрәт Каюмов, чараны ачып. Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла вәгазь сөйләп, Коръән укыганнан соң, район иҗтимагый советы җитәкчесе Рушат Солтанов сүз алды.
Гадел хезмәт белән зур дәрәҗәләргә ирешкән авыл егетләре бүген инде аксакаллар, балаларын үстереп, инде оныкларын тәрбияләшәләр. Күпләре мәктәпләрдә балалар белән очрашып, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаша, шулай итеп яшь якташларын тәрбияләүгә үзләреннән зур өлеш кертә.
– Өйләребезгә су кергән- чыккан, керне машина юа, утын кисәсе-ярасы юк. Нәтиҗәдә бүген балаларыбыз эш эшләмичә үсә. Ә бит кешене бары тик хезмәт, шөгыль чыныктыра. Бала кайчан үзе өчен үзе тырышачак соң?! – дип, Рушат ага тормыштан үтемле мисаллар китереп сөйләде. Башкаларны кебек үк аны да милләт буларак югала баруыбыз, телебездән ваз кичү проблемалары да борчый. Оныкларыбыз аңына милли гореф-гадәтләрне сеңдерү, телебезне өйрәтү – барыбызның да бурычы, диде ул.
Мондый рухта сөйләшү, фикер алышу, алга бурычлар кую, истәлекләр яңарту чәй өстәле артында дәвам итте.
Мөнирә Арсланова.
Айрат Фазылов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев