Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булганнан бар да була

Альберт Шакиров – универсаль шәхес. Балта остасы да, рәссам да, бакчачы, укытучы да, инженер да ул. Һөнәрләре моның белән генә бетми. Чәчәкләр үстерү, үсентеләр тәрбияләү хатын- кыз эше кебек тоелса да, Альберт абый боларны бик күп хуҗабикәләрдән яхшырак башкара кебек.

Альберт абый белән тор­мыш иптәше Фруза апа 15 ел бакчачылык белән шөгыльләнә. Чәчәкләр үз иха­таларын гына түгел, бик күп райондашларыбызның да бакча-ишегалларын бизи. Грунтның температурасын күтәрү өчен, Шакировлар җылы түтәлләр ясарга киңәш итә.

– Мондый түтәлләр ре­дис, укроп һәм башка иртәрәк чәчелә торган яшелчәләр өчен уңайлы. Җылы түтәлдә алар ике-өч атнага тизрәк өлгерә. Җылы түтәлләрне такта, ши­фер, металл табаклардан ясыйм. Алар траншея яки тар­тмаларга охшаган, – ди Альберт абый.

Түтәлләрне мондый фор­мада ясау бакчага пөхтәлек биреп тора, чүп утау да күпкә җайлырак. Үзенә күрә сукмагы да бар. Әмма җылы түтәлләргә суны күбрәк сибәргә кирәк.

– Тормыш иптәшемнән бик уңдым! Бөтен эшләрне дә бергәләп башкарабыз. Бак­ча эше хатын-кызныкы гына була алмый, ауганын төзәтәсе, нәрсәдер ясыйсы булса, ир- ат кулы кирәк. Түтәлләрне күтәртеп ясау, араларын тәбәнәк койма белән матурлау эшләрен Альберт башкарды. Те­плицаларны да үзе ясады. Ан­нан күреп, кызларыбыз да бак­ча эшенә һәвәс булып үсте, – ди Фруза апа.

Интернет челтәрендәге оста бакчачылар киңәшләренә колак салып эшли Шакиров­лар. Еллар дәвамында үзләре алып барган күзәтүләрне дә хәтерләренә теркәп баралар.

Альберт абый – Ташлы­яр авылы егете. Мәктәпне тәмамлагач, укуын педагогия институтында дәвам итәргә тели. Яңа Усы мәктәбе дирек­торы аны, “практикаң шушы булыр” дип, сызым, хезмәт дәресләрен укытырга чакы­ра. Укытучыларга кытлык за­маннар. Каршы килми Альберт, ел дәвамында 4-8 сыйныф­ларга белем бирә. Тик хәрби хезмәттән кайткач, ул, барысын да шаккатырып, документла­рын Казан авыл хуҗалыгы ин­ститутына тапшыра.

– Авылдашыбыз Әзһәм Шәймәрданов баш инженер иде. Ул һәрвакыт машинада йөрде. Укытучының машинасы юк! Ин­женер булсам, мин дә машинада йөрермен, дип уйладым. “Тру­довик” совхозыннан стипен­диат итеп укырга җибәрделәр. Стипендиат булгач, аңлашыла инде, укуны төгәлләгәч, туган ягыма кайтып, “Трудовик” со­вхозында биш ел мастерской мөдире булып эшләдем. Эшкә йөрергә бортлы УАЗ машина­сы бирделәр үземә, – дип, яшь­лек елларын искә алды Альберт абый.

Төрле елларда җаваплы эшләрдә хезмәт куя район­дашыбыз. “Татарстан” кол­хозында баш инженер булып эшли. Аннан Яңа Чишмә райо­нында “Сельхозтехника” оеш­масы җитәкчесе урынбаса­ры, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең баш инже­неры, механизация участогы җитәкчесе булып эшли. Туган ягын сагынып, берничә елдан ул гаиләсе белән Мөслимгә кайта. Альберт абыйның ав­товокзал җитәкчесе булып эшләгәнен дә беләдер район­дашларыбыз. Лаеклы ялга ул Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесеннән чыга. Биредә ул озак еллар хезмәт куркынычсызлыгы тех­никасы буенча инженер булып эшли.

Кулы эш белгән кеше бер­кайда да югалмый. Майлы бу­яулар белән рәсем төшерә, өздереп гармунда уйный ул. Йортындагы җиһазларны да үзе ясаган. Алар арасын­да софа, карават-урындыклар, компьютер өстәле, сәгать тә бар. Түшәмгә тиеп торган сәгатьне Альберт абый Бөтенроссия ве­тераннар оешмасы төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан оештырыл­ган кул эшләре бәйгесенә дә тәкъдим иткән.

– Әтием Әнвәр агач оста­сы иде. Агач эшләнмәләренә хирыслыгым да әткәйдәндер. Безнең нәселдә кул эшләренә тартылу буыннан-буын­га күчеп килә. Йортыбыз­ны да үзем салдым, эчен дә үзебез ясадык. Сәгать ясау идеясе кибеттә идәндә торган сәгатьне күргәч барлыкка кил­де. Кирәкле материалларны ту­пладым да, сәгатьнең трафаре­тын эшләдем. Бу эшләргә айга якын вакыт кирәк булды, – ди Альберт абый.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев