Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булганнан бар да була

Узган гомер – аккан су,диләр. Чыннан да, ул үтә дә китә икән. Әмма, елларны җепкә тезеп, кабат хәтердән үткәрсәң, сокланырлык, күпләргә үрнәк булырлык гомер юлы үтелгән. Язмам герое – татар хатын-кызларына хас булган сыйфатларны үзенә җыйган дустым, классташым Фәридә Госсамова.

Кешенең холкы нинди булуына сабый вакыттан алган тәрбия йогынты ясый, диләр. Әтисе Әсгать абый, әнисе Фәемә апа, Баек авылының бик ихтирамлы, иң хөрмәтле кешеләре буларак, балаларын да акыллы, эш сөючән, гүзәл кешеләр итеп тәрбияләделәр. Биш баланың барысына да югары белем бирделәр. Фәридә дустым белән без 10 ел бер класста укыдык. Бар яктан да уңган Фәридә безнең классның комсоргы, 9-10 класста укыганда укучылар комсомол оешмасы секретаре булды. Оештыру сәләте, иҗади дәрте, тынгысызлыгы ташып торган дустым концертлар оештырырга да, стена газеталары чыгарырга да, спорт ярышларында катнашырга да вакыт таба иде. Баек мәктәбе укучылар комсомол оешмасы 1981 елда КПССның ХХVI съездына рапорт тапшыру өчен Казанга бару хокукына да лаек булды. 
Мәктәпне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, Фәридә 1981 елда Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керде. 1985 елда башлангыч классларда педагогика һәм методика факультетын тәмамлап, Мөслим районына эшкә кайтты. Октябрь сигезьеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты, тарих укытырга билгеләнде. Шул ук вакытта класс җитәкчесе дә, пионервожатый да, колхоз яшьләре арасында пропагандист булып та эшләде. Тырыш хезмәте, тынгысызлыгы өчен беренче елны ук комсомол райкомы аны Чехословакиягә туристик юллама белән бүләкләде. Икенче елны Мәскәүгә җибәрделәр. 
Педагогик хезмәт юлын Баек һәм Күбәк урта мәктәпләрендә дәвам итте, укыту белән бергә директор урынбасары да булып эшләде. Кайда гына эшләсә дә, ул үзен эш сөючән, тырыш, эзләнүчән кеше буларак танытты. Ярдәмчел, тирә-юньдәгеләргә игьтибарлы һәм ихтирамлы, ачык йөзле булуы аның абруен күтәрде. 
Насыйп яры да ерак булмаган икән Фәридәнең.1989 елда Күбәк авылы егете, ул вакытта Куйбышев исемендәге колхозда баш инженер булып эшләүче Илсур Госсамов белән кавышып, гаилә кордылар. 1996 елда Яр Чаллы шәһәренә күченделәр. Фәридә анда мөгаллимлек эшен ташламый – мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта, агролицейда методист булып эшли башлый. Тирән белемле, туры сүзле, үз-үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчән, акыллы белгечне 2005 елда Яр Чаллы шәһәренең социаль тернәкләндерү үзәгенә директор урынбасары итеп билгелиләр. Шәһәр хакимиятенең Мактау грамоталарына лаек була, Казанда үткәрелгән “Ел хатын-кызы” бәйрәменә ике ел рәттән кунак итеп чакырыла Фәридә. Ул җитәкләгән үзәк, республикада алдынгы урыннарда булып, төрле проектларда катнаша, һәрвакыт жиңүләр яулый. 
Әтиләре бакыйлыкка күчкәннән соң, Фәридә белән Илсур 2015 елда әниләре янына авылга кайтты. Һәрчак эш дәрте белән янучы, зур оештыру сәләтенә ия Фәридә Әсгать кызын Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Баек мәктәбе олимпиада нәтиҗәләре буенча районда икенче урынга лаек булды. Мәктәпне яңа уку елына әзерләү буенча – икенче урынны, мәктәп бакчасын тәҗрибә участогы итеп үзгәртү, матурлык тудыру буенча өченче урынны алды. Болар барысы да – Фәридәнең, ул җитәкләгән коллективның тынгысыз хезмәте. Коллективта хезмәткәрләр арасында җылы мөнәсәбәт булдыру өчен тырышлыгын кызганмаучы, хезмәт сөючән, киң күңелле, ярдәмчел кеше ул Фәридә. Ул укыту-тәрбиянең заманча бурычларын аңлап, яңалыкка омтылып, укучыларның белем һәм күнекмәләрен үстерү өстендә өзлексез һәм нәтиҗәле эшли. Тырыш һәм тынгысыз хезмәте белән яуланган үрләрдә таяныр терәге Илсуры, балалары бар аның. 
Кызлары Гүзәл, Яр Чаллы политехника институтының халыкара бизнес бүлеген кызыл дипломга тәмамлап, бүгенге көндә Казан медицина инструментлар заводында бүлек җитәкчесе булып эшли. Чит илләр вәкилләре белән сөйләшүләр алып бара. Уллары Илдар Казан химия-технология институтын шулай ук кызыл дипломга тәмамлады, укуын Даниянең Копенгаген халыкара университетында дәвам итте. Бүгенге көндә Мәскәүдә чит ил компаниясендә эшли. 
Әти-әниләренең фатихасы беләнме, үзләре тели белеп теләгәннәрме, алар – бүген иң бәхетле кешеләр. Бу гаиләдә сөю, ярату хакимлек итә. Кунакчыл, якты йөз, мөлаем караш, мул табынлы йорт гел үзенә дәшеп тора. Җәй көнендә ихатаны бизәп үскән чәчәкләре дә Фәридәнең нәкъ үзенең күңеле кебек тирә-юньгә матурлык тараталар. Аның ата-аналарына, туганнарына карата мөнәсәбәте дә сокландыргыч. 
1февраль көнне дустым, сабакташым Госсамова Фәридә Әсгать кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Фәридә, сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйм. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын телим. Илсур белән тигезлектә, балаларыгызның бәхетле тормышларына сөенеп, күңел тынычлыгы белән озын гомер кичерергә язсын. 

  • Лиза Шакирянова. 
    Мөслим. 
    Фото – Ф. Госсамованың 
    гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев