Булдыклы җитәкче
Илдар Авзаловның җитәкчелек итү стажы – 25 ел. Шуның 18 елында ул Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасын җитәкли.
Хезмәт юлын 1993 елда, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткач, “Мелиорация” оешмасында инженер-механик булып башлый Илдар Авзалов. Ә 1995 елда 25 яше дә тулмаган егетне “Үзәк” совхозына җитәкче итеп куялар. 2000-2002 елларда ул “Мухан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын җитәкли. Үзе әйткәндәй, тормыш мәктәбен авыл хуҗалыгында үтә.
“Бәйрәм итәргә яраткан”, эшкә килми интектергән хезмәткәрләрне дә, күпме хезмәт куеп җитештергән продукцияне үзкыйммәтен акларлык бәягә сата алмый интегүләрен дә бүген елмаеп искә ала Илдар Авзалов.
– “Мухан”да белгечләребез, механизаторларыбыз бик әйбәт иде, – ди Илдар Гаязович. – Районда берничә ел рәттән алдынгы урыннарны алдык. Язгы-көзге кыр эшләрен иң соңыннан башласак та, беренчеләрдән булып төгәллибез. Икмәкнең күплеге!.. Складлар ипи белән тулгач, хәтта буш ферма торакларына икмәк тутырдык. Орлыкны да, фуражны да ике елга җитәрлек итеп әзерлибез. Ә эшли башлаганда салам да юк иде...
Ул чорда хуҗалык азык чөгендере орлыгын да җитештерә. Нәтиҗәдә хезмәт хакын вакытында түли башлыйлар. Авылда пекарня ачалар. Районкүләм спартакиада ярышларында да хуҗалык берничә ел рәттән призлы урыннар яулый. “Рәхәт вакытлар иде”, ди Илдар Авзалов. “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыятендә эшли башлагач та тагын ярты еллап барып йөри әле ул хуҗалыкка. Басу-кырларны сагына!
Районда бердәнбер булган төзелеш оешмасын 2002 елдан җитәкли ул. Авыл хуҗалыгыннан соң төзелеш өлкәсенә кереп китүе авыр булгандыр, дисәм, механикалаштыру факультетын тәмамлаган егет бит ул! Инженер-механик! (Инженерлар һәр детальне күзаллап, исәпләп, сызымнар эшләп өйрәнгән!) Башы-аягы белән эшкә чума Илдар Гаязович. Мөслим гимназиясе төзелешен ул җитәкче булып килгәч төгәллиләр. Аннан бассейн төзелә. Бер-бер артлы күпфатирлы йортлар, икешәр катлы коттеджлар сафка баса. Алар төзегән йортлар саны бүген биш дистәгә якынлаша. Җәлил бистәсендә, Актаныш, Минзәлә районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә дә төзелешләр алып баралар. “Хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте ремонтлаган биналарның барысын да санап булмас. Район үзәгендәге балалар бакчалары алар көче белән төзекләндерелде. Бүген оешма Яңа Усы мәдәният йортында ремонт алып бара. Баланлы мәктәбен дә алар ремонтлаячак.
Әйтергә кирәк, Мөслимдәге кебек төзелеш оешмалары да республикада санаулы. Кирпеч заводы да булган төзелеш оешмасы ике генә районда бар. Төзелеш оешмасының үз кирпеч заводы булу, бер яктан, уңайлы булса, икенче яктан, аны тоту зур чыгымнар сорый. “Кирпечнең үзкыйммәте югары чыга, – ди Илдар Гаязович. – Оешманың такта ярдыру, пластик тәрәзә ясау цехлары да бар. Тик бүген такта яки тәрәзәне сатып алу отышлырак”.
“Һәрвакыт болай булмас!” Яхшы мәгънәсендә үҗәт холыклы Илдар Гаязович шулай дияргә ярата. “Хезмәт хакын түләү өчен кредит алган еллар булды. Аннан тормыш җайлана башлады. Берничә ел элек кирпечкә сорау зур булды, бәясен дә сорап тормыйча алып китәләр иде. Дөнья үзгәреп тора. Һәрвакыт болай булмас! Яхшыга өметләнәбез”, – ди ул.
Ярты гасырдан артык тарихы булган Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасында бүген 70ләп кеше эшли. Күпчелеге – биредә озак еллар хезмәт куйган тәҗрибәле, атказанган төзүчеләр. Илдар Гаязовичны алар: “Зур оештыру сәләтенә ия, булдыклы, кешелекле җитәкче”, – дип бәяли. “Ярдәм сорап кергән берәүне дә кире бормый, һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Аның белән эшләве рәхәт!” – диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев