Булачак пенсияң турында уйласаң...
“Соры” хезмәт хакы ул – рәсми булмаган хезмәт хакы, салым салганда ул исәпкә алынмый.
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте исегезгә төшерә: теләсә кайсы оешмада да хезмәт хакы һәм социаль түләүләр чыгымнарның төп өлеше булып тора. Шуңа күрә персоналга киткән чыгымнарны киметү максатында эш бирүчеләр хезмәткә түләү фондының бер өлешен салымнардан качыра.
“Соры” хезмәт хакы ул – рәсми булмаган хезмәт хакы, салым салганда ул исәпкә алынмый. Шул рәвешле оешмалар дәүләтне алдый. Чөнки пенсия фондына иминият түләүләре һәм салымнар түләнми, нәтиҗәдә хезмәткәрләрне социаль тәэмин итү начарлана.
– Хезмәт хакын конвертта алучы хезмәткәр эштән киткәндә яисә чираттагы ялга чыкканда отпуск акчасын тулы күләмдә ала алмый. Эш бирүче хезмәт килешүендә күрсәтелгән хезмәт хакын түлиячәк. Ә ул хезмәткәр фактта алганнан шактый аерыла, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Гражданин “соры” хезмәт хакын юллап алу турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать иткән очракта суд гаризаны һәрвакытта да канәгатьләндерә алмаячак. Мондый очракта еш кына хезмәткәр үзе гаепле булып чыга. Мәсәлән, хезмәткәр үзе “соры” хезмәт хакы түләүне сорый яисә эш бирүченең шартларына риза була. Бу очракта, салым түләүдән качып, хезмәткәр законны үзе боза. Һәм суд аның үтенечен кире кагачак. Хезмәткәр эш бирүче шартлары белән ризалашкан очракта шунысын истә тотарга кирәк: конверттагы акча эштән китү уе килгәнче яки пенсиягә, чираттагы ялга булган хокуктан файдаланырга ниятләгәнче, авырый башлаганчы гына яхшы, ди Фәридә Ганиева. Дәүләт органнары рәсми булмаган хезмәт хакын алырга ярдәм итә алмаслар.
Эш бирүченең сезгә нинди – “ак” яисә “соры” хезмәт хакы түләгәнен белү өчен Россия Пенсия фонды сайтындагы яисә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси счет торышы турында мәгълүматларга, шулай ук күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп белергә була, ди белгечләр.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев