Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булачак пенсияң турында уйласаң...

“Соры” хезмәт хакы ул – рәсми булмаган хезмәт хакы, салым сал­ганда ул исәпкә алынмый.

Мөслим районында клиентлар­ны кабул итү хезмәте исегезгә төшерә: теләсә кайсы оешма­да да хезмәт хакы һәм соци­аль түләүләр чыгымнарның төп өлеше булып тора. Шуңа күрә персоналга киткән чыгымнарны киметү максатында эш бирүчеләр хезмәткә түләү фондының бер өлешен салымнардан качыра.

“Соры” хезмәт хакы ул – рәсми булмаган хезмәт хакы, салым сал­ганда ул исәпкә алынмый. Шул рәвешле оешмалар дәүләтне алдый. Чөнки пенсия фондына иминият түләүләре һәм салымнар түләнми, нәтиҗәдә хезмәткәрләрне социаль тәэмин итү начарлана.

– Хезмәт хакын конвертта алу­чы хезмәткәр эштән киткәндә яисә чираттагы ялга чыккан­да отпуск акчасын тулы күләмдә ала алмый. Эш бирүче хезмәт килешүендә күрсәтелгән хезмәт хакын түлиячәк. Ә ул хезмәткәр фактта алганнан шактый аерыла, – ди Мөслим районында клиент­ларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Гражданин “соры” хезмәт ха­кын юллап алу турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать иткән оч­ракта суд гаризаны һәрвакытта да канәгатьләндерә алмаячак. Мон­дый очракта еш кына хезмәткәр үзе гаепле булып чыга. Мәсәлән, хезмәткәр үзе “соры” хезмәт хакы түләүне сорый яисә эш бирүченең шартларына риза була. Бу очракта, салым түләүдән качып, хезмәткәр законны үзе боза. Һәм суд аның үтенечен кире кагачак. Хезмәткәр эш бирүче шартлары белән ри­залашкан очракта шунысын истә тотарга кирәк: конверттагы акча эштән китү уе килгәнче яки пенсиягә, чираттагы ялга булган хо­куктан файдаланырга ниятләгәнче, авырый башлаганчы гына яхшы, ди Фәридә Ганиева. Дәүләт органна­ры рәсми булмаган хезмәт хакын алырга ярдәм итә алмаслар.

Эш бирүченең сезгә нинди – “ак” яисә “соры” хезмәт хакы түләгәнен белү өчен Россия Пенсия фонды сайтындагы яисә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси счет торышы турында мәгълүматларга, шулай ук күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп белергә була, ди белгечләр.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев