Бүген Рус Шуган авылында Троица бәйрәме зурлап билгеләп үтелде
Яңалыклар

Бүген Рус Шуган авылында Троица бәйрәме зурлап билгеләп үтелде

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга тиңләштерелеп үткәрелгән әлеге бәйрәм бик күп кунакларны җыйды

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мөхсинов чарада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде, милләтләр арасындагы дуслык җепләрен һәрвакыт саклап, бердәм булып яшәргә һәм эшләргә чакырды. Чарада җирлекнең актив яшәүчеләре тәбрикләнде.

Бәйрәм чарасы Рус Шуган авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Черемушки" вокаль ансамбленең җыр-биюләре, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.

Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев