Бүген район ветераннар Советының чираттан тыш Конференциясе узды
Конференцияне район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов алып барды
Конференция эшендә район башлыгы Альберт Хуҗин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләйманов, Россия Социаль фондының Мөслим районындагы бүлеге клиентлар хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева, авыл җирлеге башлыклары, ветераннар Советы президиумы әгъзалары һәм авыл җирлекләренең ветераннар Советлары рәисләре катнашты.
Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидәкарьлеге елы уңаеннан район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамовның чыгышы тыңланды.
Локаль сугыш ветераннарының район иҗтимагый оешмасы рәисе Данил Госманов, “Туган якны өйрәнү” музее хезмәткәре Равил Тимкин, ветераннар Советы президиумы әгъзасы Ильяс Зиннуров өстәмә чыгыш ясадылар.
Район башлыгы Альберт Хуҗин районда башкарылган эшләргә тукталды, хәрби батырлык һәм фидәкарь хезмәт елы буенча эшләр белән таныштырды. Конференциянең көн тәртибенә кертелгән: Республика ветераннар Советының отчет-сайлау Конференциясенә делегатлар сайлау һәм район ветераннар Советының Нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча да карарлар кабул ителде.
Фәридә Гайнетдинова репортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев