Бүген Мөслимдә республикакүләм “Дронфест” бәйгесе уза
Татарстанның төрле шәһәрләреннән 53 укучы көч сынаша
Ярышларда Мөслим, Азнакай. Саба, Минзәлә районнарыннан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Иннополис шәһәрләреннән 53 укучы көч сынаша. Дрон-рейслинг ике этапта оештырыла – симулятор дроннар һәм чын дроннар белән идарә итү. Ярышларның бер өлеше “Мизгел” яшьләр үзәгендә үткәрелә. Чын дроннар белән оештырылучы бәйге “Яшьлек” спорткомплексында дәвам итәчәк.
Лилия Шәймиева фотосы
Нет комментариев