Бүген Мөслимдә кардан чистарту эшләре төнге сәгать 2дә башланды
Яңалыклар

Бүген Мөслимдә кардан чистарту эшләре төнге сәгать 2дә башланды

Хәзерге вакытта барлык урамнарда да йөрү мөмкинлеге тәэмин ителгән

Район үзәге урамнарында 8 берәмлек махсус техника эшли, тагын 10 машина региональ юлларны чистарта. Хәзерге вакытта барлык урамнарда да йөрү мөмкинлеге тәэмин ителгән.

«Мөслимдә урамнарны җыештыру буенча сорауларыгыз булса, 8(85556) 2-44-38 номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Районның авыл җирлекләрендә кар чистарту мәсьәләләре буенча авыл җирлекләренең башкарма комитетларына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз», – дип хәбәр ителә Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән. 

Фото –  Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев