Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Мөслим кунаклар кабул итте

Җирлегебезгә бик күп фән докторлары, югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләре, Сарман, Актаныш, Башкортостан районнарыннан, Казан, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрленнән вәкилләр килделәр

Мөслимдә “Көнбатыш Урал буе татарлары: үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза.

Кунаклар район мәдәният йортына җыелдылар. Биредә конференциянең пленар өлеше узды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде.

Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең бүлек мөдире Рүзәл Кәримов академия җитәкчелегенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Конференция эшен алып баручы Марат Гибатдинов бүгенге чараның бик мөһим булуын билгеләп үтте. “Конференция мәйданы, беренчедән,  аралашу-очрашу урыны булса, икенчедән, татарларның үткәнен, бүгенгесе һәм киләчәген билгеләү өчен дә мөмкинлек бирәчәк”, – диде.

Конференция эше фәнни чыгышлар белән дәвам итте. Төштән соң конференциядә катнашучылар аерым секция утырышларында катнашып, чыгышлар тыңлаячак.

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев