Бүген IV чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXXV сессиясе үтте
Сессиядә каралган төп мәсьәлә Мөслим районының мактаулы гражданины исемен бирү турында иде
Сессиядә Мөслим муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын билгеләү турындагы карарга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын арендага яисә кулланышка тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәт исемлеген алып баруны формалаштыру карары гамәлдән чыгу турында да сүз булды.
Мөслим районының Мактаулы гражданины исеме Нәбиев Мизхәт Мирхатип улына бирелде. 45 ел Мөслим районында төрле өлкәләрдә хезмәт куйган Мизхәт Нәбиев ТР “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исемгә лаек. Бүгенге көндә райондашыбыз “Россельхозцентр” филиалының Мөслим бүлеген җитәкли.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев