Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Лилия Садриеваның туган көне
Ул Мөслим районының Дусай авылында дөньяга килә
Дусайда – башлангыч, Баек мәктәбендә урта белем алып, Казан дәүләт мәдәният институтына – режиссерлык факультетына укырга керә.
Укып кайткач, туган ягында кала ул. Хезмәт һәм иҗат юлын районыбызда үтә.
2002 елның җәендә Лилия Садриева үзенең беренче шигырьләр китабын чыгара – “Өр яңа яз” исемле китабына аның йөздән артык шигыре, дистәгә якын җыры һәм багышлаулары урын алган. 2012 елда “Күңелләр чәчәк тели” исемләнгән китабы басылып чыкты.
Лилия Яссир кызын гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез! Исәнлек-саулык, иҗат чишмәсе саекмавын телибез!
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев