Бүген Азнакай шәһәрендә «РобоБитва» исемле Республикакүләм ярыш үткәрелде
Бирегә 4 шәһәр һәм авылдан - Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Азнакай, Чирмешән һәм Мөслимнән 34 катнашучы җыелды
Мөслим данын "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нең һәм Мөслим лицее "Робототехника" берләшмәләренә йөрүче укучылар якладылар.
"Сумо EV3" номинациясендә Лошкарев Илья - 1 нче , "Сумо гибрид" номинациясендә Гараев Ильзир -1 нче, "Канат тарту NXT 1кг" номинациясендә Кондратьев Анвар 1 нче , "Канат тарту NXT 2кг" номинациясендә Ситдиков Камиль 1 нче , "Канат тарту EV3 2 кг" номинациясендә Латыпов Ринат 1 нче "Канат тарту EV3 1 кг" номинациясендә Басыров Рафаэль 2 нче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр бирелде. Укучыларны ярышларга сыйфатлы әзерләгән өчен Аяз Бәдртдиновка рәхмәт хатына ия булдылар.
Фото – Мөслим лицее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев