Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БУ КӨННЕ МӨСЛИМДӘ

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез. 

1980 ел

Яңа үрләргә омтылып 
...Кышлату чорында барлыгы 2728 бала (һәр төп анага күчереп исәпләгәндә 22,5 бала туры килә) алынды, симертү группаларында тәүлеклек үсеш 400 грамм булды, дәүләткә уртача авырлыгы 98 килограммлы 1697 баш дуңгыз озатылды. Башкача әйткәндә, безнең ферма үзе генә дә 2000 центнер ит хәзерләде. Моннан тыш без район хуҗалыкларына 586 баш нәселле ана дуңгыз саттык. 
Коллективның күпчелек члены шәхси социалистик йөкләмәсен шактый арттырып үтәде. Мин үзем район терлекчеләре ярышында беренче урынга чыктым. Хәзер симертүдә эшлим... 
Н. Гәрәева, 
“Кызыл Октябрь” колхозы дуңгыз караучысы. 
Йолдыз данлый 
...Уракта югары тизлек һәм сыйфатка ирешү максатында механизаторлар арасында киң җәелгән социалистик ярыш беренче кыр батырларын тудырды. Иң алдынгыларның фидакарьлеген хөрмәтләп, район үзәгендә Хезмәт даны йолдызы яндырыла. Кичә беренче булып андый олылауга “Шуган” совхозы механизаторы Николай Леонов лаек булды. Ул 29 июльдә ЖРБ-4,2 ургычы белән 27 гектарда игеннәрне теземгә салып, норманы 270 процентка үтәгән иде. 
Әгәр йорт салырга теләсәң 
...Колхозның Үрнәк Уставы һәм РСФСР Җир кодексының 60 һәм 67 нче статьялары нигезендә йорт төзегәндә колхозчыларга да, шулай ук эшче-хезмәткәрләргә, белгечләргә дә беркадәр (0,07-0,12 гектар) җир мәйданын – турыдан-туры торак йорт яныннан, ә калган җирне торак пунктның кешеләр яши торган урыннарыннан читтә бирергә киңәш ителә... 
Гаеплеләр җавапка тартылды 
Халык контроленең район комитеты тикшерүе күрсәткәнчә, “Маяк” колхозында терлек азыгы культураларын урып-җыйнау начар оештырылган, технология бозылганлыктан аның сыйфаты түбән. Пландагы 1950 тонна урынына нибары 100 тонна печән әзерләнгән, бүгенге көнгә бер генә тонна да силос салынмаган, Олы Чакмак комплекслы бригадасында сенаж өчен 150 гектар мәйданны биләүче кыска сабаклы берьеллык үләнне (борчак катыш арпа) урганда югары кистерү нәтиҗәсендә (15-20 сантиметр һәм аннан да артык биеклектә), җыйналмыйча калган сабаклар хисабына һәр гектардан яшел массаның югалуы 6,5-9,9 процент тәшкил итә... 
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев