Бу көнне Мөслимдә
Нигезендә – урак-чүкеч дуслыгы Безнең Мөслим районы 1932-1933 елларда Донбасс шахталарына бик күп кеше җибәрде. План 175 процентка үтәлде. Шуны искә алып, хөкүмәтебез районга ул чактагы бәяләр белән 125 мең сум премия бирде. Аны нинди максатларда тоту районның үз карамагында иде. Партиянең район комитеты һәм район Советы башкарма комитеты бу бүләк акчасына мәктәп салырга дигән карарга килделәр. Шулай итеп “таш мәктәп”не төзү башланды. Ул 1935 елда салынып бетте. М.Әширов, пенсионер. Бикмәч авылы.
1971 ел.
23 октябрь
Нигезендә – урак-чүкеч дуслыгы
Безнең Мөслим районы 1932-1933 елларда Донбасс шахталарына бик күп кеше җибәрде. План 175 процентка үтәлде. Шуны искә алып, хөкүмәтебез районга ул чактагы бәяләр белән 125 мең сум премия бирде. Аны нинди максатларда тоту районның үз карамагында иде. Партиянең район комитеты һәм район Советы башкарма комитеты бу бүләк акчасына мәктәп салырга дигән карарга килделәр. Шулай итеп “таш мәктәп”не төзү башланды. Ул 1935 елда салынып бетте.
М.Әширов,
пенсионер.
Бикмәч авылы.
Гомуми тырышлык кирәк
Халык ала торган газета һәм журналларның саны елдан-ел арта. Почтальоннарның 80гә якын пунктка хезмәт күрсәтүләрен әйтергә кирәк. Авылларның шактые элемтә бүлегеннән 7-15 километр ераклыкта урнашкан. Почтальоннарның күпчелеге бу араны, вакытлы матбугат салган авыр сумканы күтәргән хәлдә, җәяүләп үтә. Почтаны үз вакытында китерү күп очракта хуҗалыкларның булышлыгына кайтып кала.
С.Гыйзетдинов.
26 октябрь
Безгә хәбәр итәләр
Мөслим бригадасы механизаторлары техниканы ремонтлау һәм кышкы саклауга үрнәк кую буенча игълан ителгән ункөнлектә бердәм катнаштылар. Авыл хуҗалыгы машиналарын чистартып, саклау урыннарына куйдык. Механизаторлардан Мөдәррис Ганиев, Нурмый Мортазин, Заһир Мөхлисуллин тырыш хезмәтләре белән үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.
Р.Сабиров,
Киров исемендәге
колхоз механигы.
30 октябрь
Бөек Октябрьне каршылап
КРӘШ.ШУРАН. “Авангард” колхозында терлекчелек продуктлары җитештерү буенча бурычларны үтәүгә бөтен көч һәм осталыкларын куялар. Терлек симертүчеләребез билгеләнгән чиккә җитеп киләләр. Хуҗалык план буенча 2490 центнер ит сатарга тиеш иде. Шуның 2330 центнеры озатылды инде.
Хәзер терлекчеләребез ит сатуның еллык планын ноябрь аенда үтәү өчен көрәшәләр. Моңа тулы мөмкинлекләр бар. Резервтагы 90шар килограммлы 100 баш дуңгыз, 300әр килограммлы 20 баш ат, 350шәр килограммлы 20 баш мөгезле эре терлек кабул итү пунктларына озатырга әзер.
Д.Виноградов, баш зоотехник.
Сәхифәне Мөнирә
Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев