Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне тарихта

 Бүген, 5нче сентябрьдә, бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә.

Һәр елны 5нче сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көнен билгеләп үтелү карары 2012 нче елның 17 нче декабрендә БМО генераль ассамблеясының 67 нче сессия (58 нче пленар утырышында) кабул ителә. Карар 2017 нче  елның 7 нче мартында раслана. Россия әлеге бәйрәмне билгеләп үтүгә кушыла.Әлеге дата БМО га кергән илләрнең хәйриячелек тарафдары булган һәркайсы һәм әлеге илләр гражданнары тарафыннан билгеләп үтелә.Бүген, Халыкара хәйриячелек көнендә, бу елгы программа кысаларында Россиядә Тереза Ананы искә алу, ярдәмгә мохтаҗларга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышулар, хәйрия чаралары булачак. "Күпләр хәйриячелекне ятимнәр, авырулар, йортсызларга ярдәм итү дип кенә аңлый, - диелә матбугат хәбәрендә. - Бу - гыйбадәтханәләргә, тарихи һәйкәлләрне торгызуга, мәгариф һәм дәвалау оешмаларына матди ярдәм дә. Кемнеңдер тормышын аз гына булса да яхшы якка үзгәртә алуыңнан бәхет кичерү бәйрәме дә бу".

Тарихка күз салсак, хәйриячелек көнен билгеләп үтү тәкъдиме белән Венгрия хөкүмәте чыга, һәм, алдарак әйтеп үтелгәнчә, бу истәлекле дата Тереза Ана - агнес Гонда Бояджиның 1997нче елның 5нче сентябрендә вафат булу көненә багышлана. Сүз уңаеннан, Калькутталы Тереза Ана 1979 нчы елда "Мохтаҗларга ярдәм итү эшчәнлеге өчен" Нобель премиясе белән бүләкләнә.

***  

5нче  сентябрь көне белән бәйле тарихи вакыйгалар-

1666 — 3 көн дәвам иткән  Лондондагы янгын тәмамлана.

2008 — Никарагуа хөкүмәте Абхазия Җөмһүрияте һәм Көньяк Осетия Җөмһүрияте бәйсезлеген таный.

Бүген дөньяга килүче күренекле кешеләр белән танышыйк-

1817 — Алексей Толстой, рус шагыйре, язучы.

1945 — Фирая Зыятдинова, татар шагыйрәсе.

1953 — Наил Зәбиров, татар галиме-химик.

1953 — Ирек Диндаров, журналист, язучы.

1978 — Лидия Галиева, татар артисткасы.

 Вафат булучылар

1963 — Мин Шабай, татар язучысы.

1964 — Сара Шакулова, математика галиме һәм мәгариф эшлеклесе.

1970 — Михаил Зайцев, ветеринария галиме, профессор.

1990 — Ринат Хәйри, татар-башкорт шагыйре.

1997 — Тереза Ана, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу көнне тарихта