Бу көнне тарихта
Бүген Русиядә Радио көне билгеләп үтелә.
7нче май көне белән бәйле тарихи вакыйгалар-
1663 — Лондонда иң борынгы инглиз театры Друри-Лейн ачыла.
1744 — Елизавета Петровна Русия империясендә үлем җәзасын юкка чыгара.
1904 — Русия империясендә литва телендә латин әлифбасын куллану рөхсәт ителә.
Бүген дөньяга килүче күренекле кешеләр белән танышыйк-
1840 — Петр Чайковский, урыс композиторы.
1861 — Рабиндранат Тагор, Һиндстан язучысы.
1908 — Рәшит Ваһапов, танылган җырчы, Татарстанның халык артисты.
1962 — Рамил Гарифуллин, Русия публицисты һәм язучысы, психолог һәм психотерапевт.
вафатлар
1879 — Шарль де Костер, француз язучысы.
1999 — Гомәр Бәширов, татар язучысы, фольклорчы.
2003 — Рәшидә Җиһаншина, Татар академия театрының танылган сәхнә остасы, җәмәгать эшлеклесе.
2011 — Шәүкәт Галиев, татар язучысы, балалар шагыйре.
2013 — Әхсән Баян, татар әдибе, шагыйрь, прозаик һәм драматург.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев