Бу көнне тарихта
2 нче октябрь көне белән бәйле тарихи вакыйгалар
1187 — Сәләх әд-Дингә Иерусалим ачкычы тоттырыла.
1552 — Явыз Иван гаскәрләре Казанны басып ала (иске стиль буенча).
1870 — Рум берләшкән Италиянең башкаласы булып игълан ителә.
1919 — АКШ президенты Вудро Вильсон, инсульт кичереп, фактик рәвештә президентлыктан китә.
1941 — вермахт Мәскәүгә туры һөҗүмгә күчә.
1944 — Варшава инкыйлабы бастырыла.
Бу көнне туган күренекле шәхесләр
1452 ― Ричард III, инглиз патшасы.
1869 ― Маһатма Ганди, Һиндстан азатлыгы өчен көрәшкән фәлсәфәче, юрист.
1871 ― Корделл Халл, АКШ дәүләт эшлеклесе, АКШ Дәүләт сәркатибе, Тынычлык өчен Нобель премиясе иясе (1945).
1882 ― Борис Шапошников, советлар хәрби һәм дәүләт эшлеклесе, хәрби теоретик.
1892 — Андрей Еременко, ССРБ хәрбие, Советлар Берлеге каһарманы.
1896 ― Идрис Туктар, татар язучысы.
1931 ― Суфиян Сафуанов, татар галиме, әдәби тәнкыйтьче.
1933 ― Джон Һердон, британ галиме, Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты.
1950 — Андрей Зефиров, физиология галиме, табиб, профессор.
1951 ― Стинг, британ рок-музыканты, актер.
1966 ― Рамил Төхфәтуллин, күренекле татар артисты, режиссер.
1974 — Лилиан Наврозашвили, актриса.
Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр
1817 — Фёдор Ушаков, Русия флот башлыгы, адмирал.
1982 — Рәшит Мусин, совет дәүләте һәм партиясенең эшлеклесе.
1996 — Йонас Кокконен, фин композиторы.
2010 — Альберт Яхин, татар язучы, журналист.
2010 — Галия Измайлова, балет биючесе, ССРБ халык артисты (1962).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев