Бу көнне тарихта
1945 елны Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү парады үтә.
1497 — Джон Кабот Канаданы ача.
1793 — француз Конвенты беренче демократик конституцияне кабул итә.
1812 — Русиягә Наполеон Бонапарт җитәкләгән француз гаскәрләре керә. 1812 елгы Ватан сугышы башлана.
1934 — Украина башкаласы Харьковтан Киевка күчерелә.
1945 — Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү парады үтә.
1973 — Леонид Брежнев АКШга рәсми сәфәр вакытында салкын сугыш тәмамлануын хәбәр итә.
Бу көнне туучы шәхесләр
1881 — Григорий Котовский, Русиядә ватандашлар сугышы каһарманы.
1889 — Борһан Мансуров, инкыйлабчы, дәүләт эшлеклесе, мөхәррир, Татарстан АССР Үзәк башкарма кәмитите (ТатЦИК) беренче рәисе.
1906 — Галия Булатова, татар театр актрисасы.
1969 — Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР беренче вице-премьеры (2017 елдан).
1977 — Рамилә Искәндәр - кино һәм театр артисты (Мәскәү)
1982 — Николай Никифоров, Татарстан һәм Русия сәясәтчесе.
1986 — Илназ Сафиуллин, татар җырчысы, продюссер.
Бу көнне вафат булучы шәхесләр
79 — Веспасиан, Рим императоры.
1762 — Батырша, күренекле татар мулласы, мөселман баш күтәрүе җитәкчесе.
1979 — Мөхит Кичүбаев, татар драма актеры.
1991 — Әхмәт Исхак, татар шагыйре.
2011 — Валерий Гатаев, ССРБ һәм Русия Федерациясе кино һәм театр артисты.
Фото- Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев