Бу көнне тарихта
Белем көне
1482 — Татар армиясе Русь башкаласы Киевны ала.
1581 — Урыс гаскәрләре Себер ханлыгына һөҗүм итәләр.
1923 — Япониядә Канто җир тетрәве нәтиҗәсендә берничә йөз мең кеше вафат була.
1939 — Алмания җирләрендә оештырылган Өченче рейх дәүләте Польшага гаскәрләрен кертеп, Икенче бөтендөнья сугышын башлый.
1969 — Түбән Кама музыка укуханәсе беренче укучыларын кабул итә.
1969 — Ливиядә хәрби бәрелеш нәтиҗәсендә хәкимияткә Мөаммәр Каддафи килә.
1971 — Мисыр, Ливия, Сүрия илләрендә узган референдумларда Гарәп Җөмһүриятләре Федерациясе конституциясе раслана.
1971 — Катар үз бәйсезлеген игълан итә.
Бу көнне туган күренекле шәхесләр
1905 — Тамара Абакелия, сынчысы, график, театр рәссамы.
1922 — Ташхуҗа Хуҗаев, үзбәк режиссёры, театр һәм кино актёры, мөгаллим, тәрҗемәче.
1924 — Әхмәт Әминев, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
1926 — Фәния Чанышева, шагыйрә.
1941 — Кадим Аралбай, башкорт язучысы.
1948 — Альберт Әсәдуллин, татар җырчысы.
1948 — Шамил Зарифов, татар хакимият-хуҗалык эшлеклесе.
1960 — Нурулла Гариф, татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты.
Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр
1715 — Людовик XIV, француз патшасы, Француз империясе башлыгы.
1910 — Александр Зайцев, химия галиме, профессор.
1941 — Габдулла Галиев, татар шагыйре.
1970 — Франсуа Мориак, француз язучысы, шагыйрь.
1984 — Наум Урхи, чуаш тел галиме, тәрҗемәче.
1991 — Иван Аношин, совет фирка‑дәүләт эшлеклесе, генерал‑лейтенант.
1993 — Хәсән Габдуллаев, азәрбайҗан физика галиме, академик.
Фото- Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев