Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

7 октябрь
Яңа объектлар күтәрелә

Колхозара төзелеш оешмасы төзүчеләре октябрь алды  ярышын киң җәелдерделәр. Эксплуатациягә биреләчәк объектларда кызу эш кайный. Төзүчеләр  Киров исемендәге колхозда 200 баш терлек сыешлы сыер торагын, Куйбышев исемендәге колхозда 18 автомашиналык гараж, 200 урынлы клуб, “Маяк” колхозында 102 башлык сыерлар торагын  7 ноябрьгә эксплуатациягә тапшыру өчен бөтен көчләрен куялар. Мофаздал Әһлиев һәм  Сафиулла Сибгатуллин җитәкчелегендәге участокларда эшләр аеруча яхшы бара. Рәшит Искәндәров, Рәис Әхмәтов җитәкчелегендәге төзү бригадалары һәм шулай ук шоферлардан Флүн Гатин, Ринат Әгъләмов, Равил Мирзаянов, Тимер Нуриев, Сәет Нуретдиновлар удар хезмәт күрсәтәләр.
Н.Гәрәев,
баш инженер.
Уңыш өчен
Район хуҗалыкларында урып-җыю, бәрәңге һәм шикәр чөгендере алу тәмамланды. Хәзер игенче алдында киләсе ел уңышы турында кайгырту мәшәкатьләре тора. Ул – кырларда җитәрлек күләмдә органик ашламалар чыгару, уҗым тукландыру һәм туңга сөрелгән җирләрне кабат эшкәртүдән гыйбарәт.
“Кызыл Октябрь”, “Урожай” һәм Куйбышев исемендәге колхозларда кырларга черемә чыгару башланды. Бу эштә аларга “Сельхозтехника”ның район берләшмәсе һәм 13 номерлы күчмә механикалаштырылган колонна зур ярдәм күрсәтә. Киров  исемендәге, “Маяк” колхозлары һәм “Трудовик” совхозы игенчеләре уҗым тукландыруны уңышлы башладылар. Туңга сөрүне тәмамлаган “Алга”, К.Маркс исемендәге, Киров исемендәге колхоз механизаторлары сөрелгән җирләрне көзге эшкәртүгә керештеләр.
М.Гаянов.
Чәчүлек орлык әзер
Вакытында, тиешенчә чистартып һәм калибрлап ышанычлы саклау урыннарына салынган чәчүлек орлыкның мул уңыш алуда нинди урын тотуын һәр игенче анык белә. Районыбызның күп кенә хуҗалыклары бу мөһим эшкә тиешле әһәмият бирәләр. Мәсәлән, “Правда” колхозы эшчәннәре орлык калибрлауны күптән тәмамладылар инде. Бу хуҗалыкта калибрланган 2250 центнер борчак орлыгының (аның 1780 центнеры бөртек алу һәм 770 центнеры яшел масса алу өчен хәзерләнгән). 1750 центнеры – беренче, 250 центнеры – икенче һәм 250 центнеры өченче класслы. Правдалыларның бодай орлыгы яхшы. 
Р.Заманов,
чәчүлек орлык 
инспекциясе 
начальнигы.
Сәхифәне Нурия Низамова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев