Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

4 декабрь
Совет демократиясе тантанасы
Быел булып үткән сайлауларда район Советына депутатлар итеп 75 кеше сайланды. Шулардан 37 депутат, ягъни 50 проценты  яңадан сайланды. Депутатлар арасында КПСС членнары һәм КПСС членлыгына кандидатлар – 41, партиясезләр – 34, комсомоллар 14 кеше исәпләнә. 49 депутат югары һәм урта белемле. Социаль хәлләре буенча безнең депутатлар эшчеләр классы һәм колхозчыларның бердәмлеген күрсәтә. Район Советы составында аларның вәкилләре 60 проценттан артык.   
7 декабрь
Тагын бер көтүлек
Җәй айларында терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү өчен культуралы көтүлекләрнең өстенлеге бәхәссез. “Алга” машина-мелиорация станциясе механизаторлары район хуҗалыкларына шундый көтүлекләр төзүдә ярдәм итәләр. З.Хамматов җитәкчелегендәге звено К.Маркс исемендәге колхозда эшли. Механизаторлар көтүлек буласы мәйданны тимерчыбык белән уратуны төгәллиләр. 
Р.Шәйхәйдәров,
баш инженер.
Тормыш белән бәйләнсен
Күбәк урта мәктәбендә теоретик  семинарда 26 кеше укый. Занятиеләр системалы рәвештә билгеләнгән көннәрдә үткәрелә. Семинар эшендәге кимчелекле якларны да әйтми булмый. Кайбер тыңлаучылар: “Мин бу хезмәтне югары уку йортында өйрәндем”, – дип, иске конспект белән килә. Моның белән килешеп булмый. Элек өйрәнгәнне файдаланып, хәзерге яңалыклар белән баетып, системалы эшләгәндә генә укуның файдасы була. 
Ә.Әхмәтгалиев, 
КПСС райкомының 
политик мәгариф 
кабинеты мөдире. 
9 декабрь
Язга хәзерләнәбез
Механизаторлар авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга көзге кыр эшләрен тәмамлагач ук керештеләр. Ремонтчылар өчен кызыксындыру чаралары эшләдек. Тракторлар ремонты әйбәт бара. Ноябрь аенда планда каралган 8 трактор урынына 10 “корыч айгыр” ремонтланды. Двигательләрне төзекләндерүдә слесарьлар В.Кошкин һәм Ф.Колясов көчләрен, вакытларын кызганмый эшлиләр.
М.Гыйлаҗев,
“Мөслим” совхозының баш инженеры.
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев