Бу көнне Мөслимдә
Партиянең ХХIV съезды хөрмәтенә 1 марттан 1 апрельгә кадәр районда китап сату айлыгы игълан ителде. Иң актив катнашкан коллективларны бүләкләү өчен премияләр билгеләнде. Урта мәктәпләр арасында: 1 мең сумлык китап сатса – 50 сум; 800 сумлык китап сатса – 40 сум; сигезьеллык мәктәпләр арасында: 500 сумлык сатса – 30 сум; 400 сумлык сатса – 25 сум; башлангыч мәктәпләр арасында: 100 сумлык сатса – 20 сум; учреждениеләр арасында: 100 сумлык китап сатса – 15 сум.
1971 ел.
7 март
Китап айлыгы

11 март
Тантаналы җыелыш
6 мартта район культура йортында хезмәт ияләре вәкилләренең Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы җыелышы булды. Доклад белән район Советы башкарма комитеты секретаре иптәш Р.Х.Хамматуллина чыкты. Соңыннан район больницасы үзешчәннәре зур бәйрәм концерты бирделәр.
Көрәш тынмас
КПССның ХХIV съезды Директивалары проекты игълан ителү белән бу мөһим документ буенча “Трудовик” совхозында ачык партия җыелышы узды. Директиваларны өйрәнүне оештыру өчен һәр бүлекчәгә җаваплы итеп партком членнары беркетелде. Җыелышлар биш урында узды инде. Аларда барысы 600гә якын кеше катнашты, дистәләрчә белгечләр һәм совхоз эшчеләре чыгыш ясады. Директиваларда минераль ашламалар җитештерүне күпкә арттыру планлаштырыла.
Х. Лотфуллин,
эшчеләр комитеты
председателе.
Юл төзелеше: йомгаклар һәм бурычлар
Райондагы юлларны төзекләндерү өчен әле күп эшләр башкарасы бар. Шуңа күрә бу бишьеллыкта районда 20 км яңа юл, 4 урында яңа күпер, 20дән артык тимер-бетон торбалар салыначак. Мөслим-Әмәкәй юлы төзелеп бетәчәк. Мөслим- Крәш. Шуран, Мөслим-Симәк юллары яңадан салыначак һәм Мөслим-Тымытык юлларына капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу бурычларны уңышлы башкаруда колхозларның, предприятиеләрнең зур булышлыгы таләп ителә. Моның өчен һәр колхоз, һәр совхоз үзендә юл төзү бригадасы булдырырга, алардан конкрет эш таләп итәргә тиешләр.
Ф. Гәрәев,
2.453 номерлы юл төзү участогы начальнигы.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев