Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1971 ел

16 сентябрь

Рәхмәтебез зур

“Маяк” колхозының Олы Чакмак бригадасында берничә ел балалар бакчасы эшли. Ул бе­лемле, тиешле квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән. Яңа гына педучилище бетереп кайткан кызлар – Гөлмаһира, Мөнирә, Рафия ата-аналарның ихтирамын яулап өлгерделәр.

Р.Сафина.

Газетада басылмаса да

Халыкны газ белән ва­кытында тәэмин итмәү, мах­сус работникларның газ бал­лоннарын теләсә кемгә биреп җибәрүләре турында язылган хәбәрче хаты тикшереп чара күрү өчен район Советы баш­карма комитеты председа­теле урынбасары П.Ивановка җибәрелгән иде. Ул хәбәр итүенчә, хатта язылганнар рас­ланган. Коммуналь хуҗалык работниклары белән киңәшмә үткәрелгән, хуҗалыкларны газ белән тәэмин итүдәге кимчелекләрне бетерү буенча эшлекле чаралар күрелгән.

21 сентябрь

Удар ункөнлектә

Кичәге көнгә район хуҗалыкларыннан Ватан ам­барларына 28634 тонна аш­лык озатылды. Район буен­ча 600 гектардан күбрәк куку­руз урасы, 700 гектар чамасы бәрәңге, 450 гектардан артык шикәр чөгендере аласы бар, 300 гектар чамасы кишер алынып бетмәгән. Дәүләткә бәрәңге һәм чөгендер тапшырыр чак җитте.

Шефлар ярдәме

“Сельхозтехника”ның рай­он берләшмәсе шоферлары М.Вахитов исемендәге колхоз хезмәтчәннәренә зур булыш­лык күрсәтте. Алар басудан һәм ындыр табагына һәм дәүләтнең хәзерләүләр пунктларына аш­лык ташыдылар.

Р. Фәрдиева,

диспетчер.

Маяклылар сүзләрендә

торалар

“Маяк” колхозы членнары 1972 елга һәр 1 мең кешегә 1300 данә газета-журналга язылырга йөкләмә алды. Сүзләрендә нык торалар. Шуган һәм Олы Чакмак элемтә бүлекчәләрендә газета- журналларга язылу төгәлләнеп килә.

М. Дәүләтшина.

23 сентябрь

Октябрь алды вахтасы

13 номерлы Алга күчмә ме­ханикалаштырылган колонна эшчеләре һәм инженер-техник работниклары Бөек Октябрь со­циалистик революциясенең 54 еллыгын лаеклы каршылау өчен ярыш җәелдерделәр. М.Вахитов исемендәге һәм “Урожай” кол­хозларында (219 һәм 250 гектар­да) культуралы көтүлекләр төзү удар темп белән бара. Бәйрәмгә кадәр алар сафка керәчәк.

Ә. Шәрипов, партоешма секретаре.

 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама