Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Бәяләр төшерелде СССР Министрлар Советы тапшыруы буенча 1971нче елның 1 мартыннан халык куллана торган товарларга дәүләтнең ваклап сату бәяләре төшерелде

Бәяләр төшерелде

СССР Министрлар Советы тапшыруы буенча 1971нче елның 1 мартыннан халык куллана торган товарларга дәүләтнең ваклап сату бәяләре төшерелде: кинескоплары диагонале буенча 47 см кадәр зурлыктагы телевизорлар һәм алар өчен кинескоплар, цилиндрлары 125-175 куб.см сыйдырышлы юл мотоцикллары – уртача 19 процентка; кер юу машиналары, мотороллерлар – уртача 16 процентка; пленка белән капланып капрон тукымадан эшләнгән (“болонья” тибындагы) плащлар – уртача 15 процентка; шариклы авторучкаларның кайбер төрләре – уртача 50 процентка һ.б.

Музыка университеты

Мәлләтамак урта мәктәбе укучылары җыр, музыка белән дус. Укучылар мәктәптә оештырылган хор түгәрәгенә теләп йөриләр. Икенче ел инде мәктәп коллективы Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артистлары белән тыгыз элемтәдә. Филармония артистлары җитәкчелек иткән музыка университеты программасына музыка сәнгате турында башлангыч белем бирү белән бергә, татар совет композиторларының әсәрләре белән дә таныштыру керә. Укучылар алдында ТАССРның атказанган артистлары Э. Җәләлетдинов, Ә. Яһудин, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты З. Хисмәтуллина, ТАССРның халык артисты И. Ишбүләков чыгыш ясады. Баян партиясен М. Макаров алып барды.

Илдар Закиров.

Гаеплеләрне – хөкемгә

Районның кайбер колхозчылары үз терлекләренә күрше колхозның терлек азыгын урлап кайту белән мавыга башладылар. Соңгы ике айда гына да шундый 12 материал чара күрү өчен урындагы иптәшләр судына җибәрелде. Алар арасында М. Горький исемендәге колхоз членнары Т. һәм И. “Правда” колхозы басуыннан 1 ц вика урлап, бер ярты аракыга саталар. Каракларга карата кискен чаралар күрелергә тиеш. Мондый кешеләргә иптәшләр судлары беренче очракта 30, икенче очрак булса, 50 сумга кадәр штраф сала алалар.

 Ф. Җәләлов,прокурор ярдәмчесе.

Укучылар булыша

Тойгелде сигезьеллык мәктәбендә көл, кош тизәге җыйнау уңышлы бара. Бу эштә IV-VI класс укучылары актив катнашалар, уңыш өчен үзләреннән өлеш кертәләр.

А. Сабирова.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев