Реклама
Яңалыклар
Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1971 ел
“Трудовик” һәм “Мөслим” совхозлары эшчеләренең азык һәм промышленность товарларына ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен безнең сәүдә эшчеләре армый-талмый эшли. Узган ун айда гына да 1 506 200 сумлык товар сатылды һәм товар әйләнеше планы 101 процентка үтәлде. Пай взнослары җыю һәм кооперативка яңа членнар тарту уңышлы алып барыла. Халыктан авыл хуҗалыгы продуктлары сатып алуга да зур әһәмият бирәбез. Агымдагы елның ун аенда 220 713 данә йомырка җыеп озаттык. Бу – һәр хуҗалык уртача 209 данә йомырка сатты дигән сүз.
З. Харисов,
“Мөслим” совхозы эшчеләр кооперативы
председателе.
16 ноябрь
Ремонт төгәлләнә
“Алга” колхозы механизаторлары, туңга сөрүне срогыннан алда тәмамлагач та, язгы һәм җәйге кыр эшләрендә кулланылачак авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга җиң сызганып керештеләр. Чәчкечләр, тырмалар, культиваторлар, комбайннар чистартылып, ремонтлап урнаштырылды. “Сельхозтехника” район берләшмәсендә соңгы тракторны ремонтлау төгәлләнә.
З.Сабитова.
Табынны ямьлибез
Мөслим икмәк пешерү заводы эшчеләре агымдагы елның үткән ун ае эчендә сәүдә челтәрләренә 1469 тонна ипи, 107 тонна булка әйберләре, 30 тоннага якын баранкалар озатты. Планнан тыш 15 600 сумлык продукция сатылды. Дүртенче разрядлы мастерлар Вәсимә Сәлимова һәм Назыйма Синәкәева сменасы продукциянең сыйфатына аеруча зур игътибар бирәләр.
Г.Дәүләтшина.
18 ноябрь
Җир витамин ала
Район игенчеләре киләсе ел уңышына ышанычлы нигез салу өчен күп эш башкардылар. Агротехник срокларда 15836 гектарда көзге чәчү үткәрелде. 65 000 гектарга якын мәйданда туңга сөрелде. Күпчелек хуҗалыклар чәчүлек орлык калибрлауны инде төгәлләделәр һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтларга керештеләр. Басуларга тирес чыгару “Правда”, Калинин исемендәге колхозларда зур оешканлык белән башланды. Соңгы елларда тирес чыгару буенча механикалаштырылган звенолар күпләп төзелде. Алар үзләрен тулысынча аклыйлар.
М.Әхмәтова.
Сәхифәне Мөнирә
Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев