Бу көнне Мөслимдә
“Алга” колхозыннан өмәдә 76 ВЛКСМ членының барысы да катнашачак. М. Вахитов исемендәге колхоздан Бөтенсоюз коммунистик өмәгә 760тан артык кеше чыгачак. “Трудовик” совхозында да бу көнгә конкрет план төзелде. Исәпләүләр күрсәткәнчә, өмәдә 650дән артык кеше катнашачак.
1971 ел. 17 апрель
Сынатмабыз
“Алга” колхозыннан өмәдә 76 ВЛКСМ членының барысы да катнашачак. М. Вахитов исемендәге колхоздан Бөтенсоюз коммунистик өмәгә 760тан артык кеше чыгачак. “Трудовик” совхозында да бу көнгә конкрет план төзелде. Исәпләүләр күрсәткәнчә, өмәдә 650дән артык кеше катнашачак.
20 апрель
Районыбызда Бөтенсоюз коммунистик өмә зур оешканлык белән үтте. Анда 12450 кеше катнашты. Өмәдә эшләп алынган 7627 сум акча тугызынчы бишьеллык фондына кертелде.
5 май
4 майга район хуҗалыкларында 10905 гектар уҗым һәм 3088 гектар мәйданда күпьеллык үлән чәчүлекләре тукландырылды, 1865 гектар күпьеллык үлән чәчүлеге, 104 гектар уҗым культуралары, 1167 гектар туңга сөрелгән җир тырмаланды, 136671 центнер орлык җылытылды, шуның 64508 центнеры агуланды.
Механизаторлар өчен кичә
Авыл культура йортында механизаторлар өчен кичә үткәрелде. Беренче өлештә колхоз агрономы Г. Нуретдинова “Агулы химикатлардан саклану һәм агуланганда беренче ярдәм күрсәтү чаралары” турында доклад укыды. Икенче өлешендә викторина булды. Чәчү коралларының төзелеше, ашламаларны куллану тәртибе һәм авыл хуҗалыгы техникасының материаль өлешенә кагылышлы сорауларга иң дөрес җавапларны М. Фәхриев һәм Х. Газизов бирде.
Р. Нигъмәтуллин,
“Кызыл Октябрь”
колхозы.
“Чукмаргали” почмагы
Авылдашым чәйгә чакырды. Стаканнарга арба майларлык куе чәй агызды да ипи кисә башлады.
– Үзеңне Мөслим пекарнясында пешерелгән икмәк белән сыйлыйм әле бер, – дип сөйләнгәндә... “Шалт!” – пычагы нәрсәгәдер барып бәрелде. Пычак йөзеннән очкыннар чәчрәде.
– Ят, – мин әйтәм, – ложись! Кәпселенә тиде бугай.
Башны тотып, йөзтүбән аудык. Шактый яттык – шартламады. Урындыкны калкансыман тотып, буханкага якынлашабыз, батыраеп, теге әйберне актарып алабыз. Шактый зурлыктагы тимер кисәге!
Б. Гәрәй,
М. Бүләр авылы.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев