Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

"Бу көнне Мөслимдә" рубрикасындагы язмалардан төрле елларда "Авыл утлары" газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1971 ел

27 ноябрь

Батырлар бил алышты

Район культура йор­тында шәхси-команда беренчелегенә һәм “Авыл утлары” газетасы призы­на милли көрәш ярышлары үтте. Чарада 60тан артык кеше катнашты. Команда­лар арасында беренче урын­ны төзү-монтаж идарәсе көрәшчеләре алды, “Уро­жай” ирекле спорт җәмгыяте район комитетының күчмә кубогы һәм “Авыл утлары” газетасының кыйммәтле призы белән бүләкләнде. Икенче урында – ХХII парт­съезд исемендәге колхоз көрәшчеләре. Өченче урын­да – “Кызыл Октябрь” кол­хозы көрәшчеләре. 60 кг категориясендә “Правда” колхозыннан Р.Мирзаянов танылды, 70 кг – Наил Гази­зов, 80 кг – шофер-кранчы Альберт Галиев. 80нән юга­рыда – Сабантуе батыры Ша­мил Хәнипов.

М.Фәтхуллин.

30 ноябрь

Таяну ноктасы

“Трудовик” совхо­зы партия комитеты си­гез урында партия груп­палары оештырды. Таш­лыяр бүлекчәсе механиза­торлары арасында моннан 3 ел элек партгруппа оеш­тырылды. Аның җитәкчесе итеп партия эшендә чы­ныккан, тәҗрибәле комму­нист Ринат Авзалов сайлан­ды. Иптәш Авзалов хезмәте буенча трактор бригадасы бригадиры. Ул – сәләтле оеш­тыручы, ялкынлы агитатор. Хезмәтен җиренә җиткереп башкара, коммунистлар ара­сында зур авторитет яулады.

Ә.Хөснуллин,

партком секретаре.

4 декабрь

Иртәгә – Совет Консти­туциясе көне

Безнең районда 1971 елда халык мәгарифенә 1 милли­он 639 мең сумнан, медици­на хезмәте күрсәтүгә 677700, социаль тәэминатка 3000, культурага 182100 сум акча тотыла. Колхозчыларның, э ш ч е л ә р н е ң , хезмәткәрләрнең реаль до­ходлары соңгы еллар эчендә шактый күтәрелде.

Кем җиңәр?

К.Маркс исемендәге колхозның Үрәзмәт нәселле фермасы савымчылары үзләрен эштә күрсәтә. Уңган савымчылар көнгә һәр сы­ердан 7-7,8 килограмм сөт савып алалар. Тугызынчы бишьеллыкның беренче елын кем иң яхшы күрсәткеч белән тәмамлар? Һәркем шул уй белән яна.

С.Вәлиев, ферма мөдире.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама