Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Печән оны – барлык төр терлекләр һәм кошлар өчен дә яхшы азык. Терлекчелекне та­гын да югары күтәрүдә печән оны хәзерләүне читләтеп узу мөмкин түгел.

1971 ел

1 июль

Фермаларга – терлек азыгы муллыгы

Печән оны – барлык төр терлекләр һәм кошлар өчен дә яхшы азык. Терлекчелекне та­гын да югары күтәрүдә печән оны хәзерләүне читләтеп узу мөмкин түгел. Хәзер бу мәсьәлә “Кызыл Октябрь” һәм “Маяк” колхозла­рында уңышлы гына хәл ителә. Терлек азыгы хәзерләү буен­ча “Кызыл Октябрь” колхозын­да үткәрелгән семинарда СЗПБ- 2 барабанлы орлык киптерге­че белән туралган үлән киптерү юллары күрсәтелде. Агрегат белән тәүлеккә кимендә 15 тон­на киптерелгән үлән хәзерләргә кирәк.

Оешкан төстә

М.Вахитов исемендәге ар­тель членнары яфраклы азык хәзерләүгә зур игътибар бирәләр. Яфрак хәзерләү хуҗалыкның Югары Табын бригадасында ае­руча оешкан төстә бара. Түбән Та­бын сигезьеллык мәктәбе укучы­лары да колхозчыларга зур ярдәм күрсәтәләр.

Н. Фазлыева.

Халык бәхете өчен

Районда 8061 граждан пен­сия һәм пособие ала, еллык соци­аль чыгымнар 1 млн 120 мең 866 сум тәшкил итә. Колхозчыларга картлык буенча пенсия билгеләү 5 елга киметелде. 1968 елдан баш­лап районда 4500 колхозчы пен­сия ала башлады һәм аларның 1100енә пенсия күләмнәре артты­рылды. 1 июльдән районыбызда 5000 кешенең пенсияләре арта, шуларның 4500е – колхозчылар. Колхозчыларга картлык буенча пенсияләрнең минималь күләме – 20, максималь күләме 102 сум итеп билгеләнде.

Г. Әхмәтшина, район социаль тәэминат бүлеге мөдире.

3 июль

Җитәкчеләрчә

“Маяк” колхозының бригади­ры Михаил Дувалов мәктәпләрне уку елына хәзерләүдә ел саен зур ярдәм күрсәтә. Быел ул Иске Смы­ловка, Тат.Смыловка, Островка башлангыч мәктәпләренә һәм укытучыларга утын хәзерләүдә үзе башлап йөрде. Утын мәктәпләр янына ташып та ку­елды.

А.Шадрина,

укытучы.

“Москвич”... алыгызчы!

Акча-әйбер лотереясы кыйммәтле отышлары белән хәтердә кала. Мөслим балалар бакчасы мөдире Һидая Галиева семьясы 330 сумлык телевизор отты. Үрнәк авылы медсестрасы Рузалия Камалованың 30 тиен­лек лотерея билетына 911 сум­лык “Иж-Планета-29” мотоциклы чыкты. М.Вахитов исемендәге колхозның Сөренчәк бригада­сы механизаторы Виктор Коля­сов 4936 сумлык “Москвич-412” җиңел автомобиленә хуҗа булды.

С.Садриев, район саклык кассасы мөдире.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама