Реклама
Яңалыклар
Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1971 ел
24 август
Музей – тәрбия үзәге
1966-1967 уку елында крайны өйрәнү музее оештырырга булдык. 17 кешедән музей советы төзелде. Кыска гына вакыт эчендә 1800гә якын экспонат тупладык. Экспонатлар арасында Екатерина IIнең язмалары, кыйммәтле бизәнү әйберләре, VIII-IХ гасырларда кулланылган җир эшкәртү кораллары, ак сакаллы карт портреты. Ул – И.П.Кудряшев рәсеме. Сембер бояры бабасын һәм әтисен, тагын өч семьяны Шуран боярына эткә алмаштырып биргәндә аңа 10 гына яшь була.
Н.Галиева,
РСФСРның атказанган укытучысы, Мөслим урта мәктәбе.
31 август
Һәр семьяга –
газета-журнал
1971 елда безнең район, газета-журналларга язылу планын арттырып үтәп, республикада беренче урынны яулады. Районыбыз хезмәтчәннәре 3782 данә үзәк газеталары, 7642 данә үзәк журналлары, 8213 данә өлкә газеталары һәм 8865 данә өлкә журналлары алалар. “Авыл утлары” һәм “Сельские огни” газеталары 6684 данә таратылды. Бу – һәр мең кешегә 1125 данә газета, дигән сүз. 1970 ел белән чагыштырганда һәр мең кешегә 25 данә газета артык таратылды.
М.Дәүләтшина,
“Союзпечать”нең район бүлеге начальнигы.
4 сентябрь
Истәлекле көн
Мөслим урта мәктәбендә быелгы уку елында тугызынчы классларга 180гә якын укучы кабул ителде. Бу уку елында мәктәпне 190нан артык кеше тәмамлаячак. Бәйрәм көнне мәктәп директоры В.Иванов тәбрикләү сүзе белән чыкты. Пионерка З.Сабирова, комсомолка В.Кадыйрова, әдәбият укытучысы Т.Гайфуллина укучыларга иң яхшы теләкләрен белдерделәр.
Трибунада – Киров исемендәге колхоз председателе, Социалистик Хезмәт Герое Лотфулла Мусин. Ул фән нигезләрен нык үзләштерергә өндәде.
М.Фәтхуллин,
укытучы.
Мөслим урта мәктәбе.
7 сентябрь
Беренчелек – Биктимердә
Киров исемендәге колхозның Мөслим бригадасы механизаторлары, туңга сөрүнең уңышны арттыруда мөһим чара икәнен аңлап, көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Тракторчыларның эш күрсәткечләре югары. Мәсәлән, Биктимер Мөхәмәтҗанов К-700 тракторы белән эш башыннан 230 гектар туңга сөрде. Көнлек күрсәткече – 15 гектар.
Д.Хафизов,
бригадир.
Аерма кими бара
Китап укучылар саны 500 кеше. Алар ел башыннан 5 мең китап алып укыдылар инде. Моннан тыш 58 хуҗалыкның шәхси китапханәсе бар. Һәр хуҗалык 4-7 данә газета-журнал ала. Узган ел 8 классны тәмамлаган 25 укучының барысы да техник училищеларда һәм 9 класста укуларын дәвам итәчәк. 32 кеше кичке мәктәпнең 9-10 классларында, 12 кеше 11 класста укыячак.
М.Мөбарәкова, авыл советы председателе.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев