Бу көнне Мөслимдә.1980 ел
КПСС райкомының беренче секретаре Р. Х. Хәбибуллин район хезмәтчәннәрен, кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән кайнар тәбрик итә, мөслимлеләрнең 1979 елда ирешкән уңышлары һәм алда торган бурычлары турында сөйли...
Яңа елга
атлаганда
30 декабрь иртәсе район үзәгендә зур бәйрәм төсен алды. Урамнар, башка җәмәгать урыннары Яңа ел чыршылары, гирляндалар белән бизәлгән. Мөслим өстендә гармун, җыр авазлары яңгырый. Район хуҗалыкларыннан килгән тройкалар урамнардан җилдереп уза. Чаналарда – кыш бабайлар, кар кызы һәм хезмәт алдынгылары.
КПСС райкомының беренче секретаре Р. Х. Хәбибуллин район хезмәтчәннәрен, кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән кайнар тәбрик итә, мөслимлеләрнең 1979 елда ирешкән уңышлары һәм алда торган бурычлары турында сөйли...
“Урожай” колхозы парткомы секретаре И. Җиһангиров КПСС райкомы беренче секретаре Р. Х. Хәбибуллинга урожайлылар исеменнән зур калач тапшыра. Мәйдан көчле алкышларга күмелә. Партком секретаре ирешкән уңышлар, 1980 елга билгеләнгән үрләр хакында рапорт бирә. Аннары “Кызыл октябрь” колхозы, “Трудовик” совхозы, башка колхоз-совхоз, зур предприятие һәм оешмалары вәкилләре Яңа ел рапорты тапшыралар...
***
Авыл хуҗалыгын производство-техник тәэмин итү буенча район берләшмәсе токаре Гөлүсә Шакирова оешмада унынчы ел эшли. Шушы вакыт эчендә аның заданиеләрне үтәми калганы булмады. Коммунистик хезмәт ударнигы, район Советы депутаты Г. Шакирова, сайлау алды вахтасына басып, югары күрсәткечләргә ирешә.
Йөзебез үзгәрә
...800 баш савым сыер өчен типовой җәйге лагерь төзелде. Яңа Сәеттә өр-яңа магазин көлеп утыра. Усаклыкта терлекчеләр йорты файдалануга тапшырылды... Урамнарыбызны елдан-ел яшеллек күбрәк күмә, юлларыбыз асфальттан ким түгел, буалар, сулыклар буена бер килсәң, китә алмыйча иза чигәсең – матурлык әсир итә...
Быел 10 колхозчы-механизатор – Ә. Галиев, Г. Ихсанов, терлекчеләр Ә. Хәбибуллин, Г. Садриев, М. Сафин, төзүче М. Салихов һәм башкалар шыңгырдап торган нараттан яңа йортлар салып керделәр. Транспорт, эшче көчләр, материал белән колхоз ярдәм итә. 1980 елга да эш фронты билгеле – алты почмаклы 25 бура күтәрелде. Аларның 10сы – өйләнеп башка чыгучылар өчен. Шулай ук административ бина өчен нигез салынды, янына гараж һәм котельная төзелде. Барысы да үз көчебез белән башкарылды.
Тимершәех Фазуллин,
“Урожай” колхозы.
Сәхифәне Мөнирә
Арсланова алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев