Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

11 ноябрь

1971 ел
Тәртип сакчылары

Эчке эшләр министрлыгының Мөслим район бүлеге коллек­тивы үз бәйрәмен уңышлар белән каршылады. Милиция сотрудникларының админи­стратив һәм җәмәгать оешма­лары ярдәме белән оператив эшләүләре нәтиҗәсендә агымда­гы елның ун аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, җинаятьләр саны район буенча 12 процентка кимеде. “Авангард”, “Урожай”, “Правда”, ХХII партсъезд исемендәге колхозларда, “Трудо­вик”, “Мөслим” совхозларында җинаятьчелек күренешләре инде берничә елдан бирле күренми. Җәмәгатьчелек тәртибен сакла­уда “Авангард”, “Маяк”, “Прав­да” колхозлары дружиначыла­ры, Михайловка һәм Симәк авыл советларының балалар бүлмәләре башкалар өчен үрнәк.

Р.Газизов,

өлкән лейтенант, район эчке эшләр бүлеге

начальнигы.

Башлап йөрибез

Безнең комсомол оешма­сы 76 яшь иптәшне берләштерә. Аларның яртысы диярлек туры­дан-туры материаль байлык туды­руда – совхоз производствосының хәлиткеч участокларында эшли. Урып-җыю чорында 7 комсомол- яшьләр агрегаты төзелде. Нико­лай Леонов СК-4 комбайны белән 6464 центнер бөртек суктырды һәм совхоз буенча – беренче, ә рай­ондагы комсомол-яшьләр агре­гатлары арасында икенче урын­ны алды. Николай ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Яшь производство алдынгысы” значогы һәм ВЛКСМ өлкә комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Г.Егоров,

“Мөслим” совхозы

комсомол оешмасы

секретаре.

13 ноябрь

Һөнәрем – тормыш ямем

Җиденче класстан соң терелекчелектә эшли башладым. Беренче елларда кышын яшь боза­улар тәрбияләдем, җәй көне алар­ны көтүдә йөрттем. Дуңгызлар ка­рарга да туры килде. Аннары сыер савучы булдым. Тиздән мине Ле­нин партиясе сафларына кабул иттеләр. Коммунист дигән мак­таулы исем үзе белән җаваплы зур бурычлар да алып килде.

Фәһимә Максутова,

Киров исемендәге колхоз савымчысы.

Җитештерүчән эшләсен дисәң

Кышкы айларда район хуҗалыкларында 400дән артык трактор кырларга органик ашла­ма чыгара, транспорт эшләрендә, кар тотуда, терлекчелек фермала­рына хезмәт күрсәтүдә һәм башка эшләрдә файдаланыла. Бу чорда трактор җәй көнендәге кебек үк эффектлы эшләсен өчен аны көз азакларында тиешенчә хәзерләргә кирәк.

Р. Зиннәтуллин,

авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама