Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Ярдәмегез өчен рәхмәт Терлек азыгы хәзерләү буенча июнь аенда район буенча башланган шимбә һәм якшәмбе өмәләре дәвам итә. Район оешмалары һәм учреждениеләреннән йөзләрчә эшчеләр һәм хезмәткәрләр үткән ял көннәрендә тагын төрле хуҗалыкларда эшләделәр. Киров исемендәге авыл хуҗалыгы артеле членнарына Мөслим урта мәктәбе укытучылары, госстрах, район финанс бүлеге сотрудниклары, авыл советы работниклары, хәзерләүләр конторасы эшчеләре ярдәмгә килде. Өмәдә 260 кеше һәм күп кенә техника катнашты. Нәтиҗәдә 256 тонна иртә силос салынды. 113 гектар мәйданның печәне җыелып эскертләргә куелды. Ә.Мәүләветдинов, экономист.

1971 ел. 27 июль
Ярдәмегез өчен рәхмәт
Терлек азыгы хәзерләү буенча июнь аенда район буенча башланган шимбә һәм якшәмбе өмәләре дәвам итә. Район оешмалары һәм учреждениеләреннән йөзләрчә эшчеләр һәм хезмәткәрләр үткән ял көннәрендә тагын төрле хуҗалыкларда эшләделәр. Киров исемендәге авыл хуҗалыгы артеле членнарына Мөслим урта мәктәбе укытучылары, госстрах, район финанс бүлеге сотрудниклары, авыл советы работниклары, хәзерләүләр конторасы эшчеләре ярдәмгә килде. Өмәдә 260 кеше һәм күп кенә техника катнашты. Нәтиҗәдә 256 тонна иртә силос салынды. 113 гектар мәйданның печәне җыелып эскертләргә куелды.
Ә.Мәүләветдинов,
экономист.

Әдәби почмак
Шушы көннәрдә районыбызга яшь язучылар Роберт Батуллин, Рәдиф Гатауллин, Рәзил Вәлиев, композитор-җырчы Мәсгуть Имашев килде. Мөслимлеләр өчен әдәбият һәм сәнгать әһелләренең килүе һәрвакыт истәлекле вакыйга, зур шатлык. “Теләгебез изге: районыбыз хезмәтчәннәре белән очрашу яшь талантларга илһам бирсен, аларның әсәрләрен идея-тематик яктан тагын да баетсын иде”, – ди сәнгатькәрләр. 

31 июль
Иртә кузгалган откан
Районда беренчеләрдән булып иртә культуралар уруга керешкән “Авангард” колхозы механизаторлары 108 гектар мәйдандагы арышны теземнәргә салдылар. М.Вахитов исемендәге, Киров исемендәге колхозларда һәм “Мөслим” совхозында да арыш уру кызу темп ала. 

Агитаторларның урак алды семинары
КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге 28 июльдә “Маяк” колхозының Олы Чакмак бригадасы Культура йортында агитаторлар һәм политинформаторларның район семинарын уздырды. Анда колхоз-совхоз партия һәм комсомол оешмалары секретарьлары да катнашты. КПСС өлкә комитеты лекторы Б.М.Константиновның халыкара хәл турындагы лекциясен һәм методик докладын катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Соңыннан семинарда катнашучылар “Маяк” колхозы агитбригадасы чыгышын карадылар һәм аның буенча фикер алыштылар.
Сәхифәне 
Мөнирә Арсланова 
әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев