Бу көнне Мөслимдә
Быел Мөслим урта мәктәбе 34нче чыгарылыш ясады. 34 ел дәвамында Мөслим урта мәктәбен 3 меңнән артык кеше тәмамлады. 62 укучы алтын яисә көмеш медаль белән тәмамлады. Коллективтагы 23 укытучы – үзебезнең мәктәпне тәмамлаучылар. Быел мәктәптә 167 бала чыгарылыш сыйныфта укыды. Бик яхшы өлгергән 20 укучыга һәм спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 19 укучыга мактау грамоталары тапшырылды. Директор урынбасары М.Мәйлүнов ВЛКСМ райкомы исеменнән югары уку йортларына укырга керү өчен 9 укучыга комсомол путевкалары бирде. М. Гомәров.
1971 ел.
6 июль
Хәерле юл, дуслар!
Быел Мөслим урта мәктәбе 34нче чыгарылыш ясады. 34 ел дәвамында Мөслим урта мәктәбен 3 меңнән артык кеше тәмамлады. 62 укучы алтын яисә көмеш медаль белән тәмамлады. Коллективтагы 23 укытучы – үзебезнең мәктәпне тәмамлаучылар. Быел мәктәптә 167 бала чыгарылыш сыйныфта укыды. Бик яхшы өлгергән 20 укучыга һәм спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 19 укучыга мактау грамоталары тапшырылды. Директор урынбасары М.Мәйлүнов ВЛКСМ райкомы исеменнән югары уку йортларына укырга керү өчен 9 укучыга комсомол путевкалары бирде.
М. Гомәров.
Игенннәрне янгыннан
саклыйк!
1968 елда комбайнның тормоз барабаннары кызу нәтиҗәсендә янгын чыгып, Киров исемендәге колхозда берничә минут эчендә 5 гектар чамасы бодай тамырда көе янды. “Авангард” колхозында артык нык кызган детальләрдән саламга ут кабып бер трактор янды. Шуңа күрә урып-җыю чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуны булдырмау чараларын күрергә кирәк.
В.Усманов,
дәүләт янгын
куркынысызлыгы
инспекциясе.
8 июль
Байрак бездә калыр
Сөт җитештерү буенча район товарлыклы-сөтчелек фермалары арасындагы социалистик ярышта Каенсаз фермасы ике ай рәттән беренчелекне яулады. Савымчылар тырыш хезмәт белән яуланган Кызыл байракны кулларыннан ычкындырмау өчен бөтен көчләрен, осталыкларын куялар. Ферма коллективы көнлек савымны 11,8 кг җиткерде.
З.Гайнанов.
Тормыш артериясе
Район үзәгендә юллар төзеклеге өчен коммуналь төзелеш һәм төзекләндерү комбинаты җавап бирә. Кызганычка каршы, бу оешма җитәкчеләре һичбер җаваплылык тоймыйлар. Күп урамнар бик начар хәлдә. Банк, Октябрь. Беренче Май урамнары бөтенләй онытылган. Комлы-гравийлы тротуарлар төзергә берничә мәртәбә тәкъдим ителде. Алар асфальтка карый очсызга төшә һәм тизрәк салыналар. Әмма бу тәкъдимнәр яклау тапмады. Кайбер хуҗалыклар юл төзү һәм ремонтлау икеайлыгында мәҗбүри катнашу турындагы карарны үтәмиләр.
В.Бустеряков.
Сәхифәне
Мөнирә Арсланова
әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев